news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Иске Байлар авылында Тимерче чишмәсе ачылды

Чишмә ачуны авыл имамы Җәүдәт хәзрәт изге Коръән сүзе, тимерчелектә эшләгән эшчеләр рухына дога кылу белән башлады.

(Тукай районы, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Наилә Шәйхетдинова). Шушы көннәрдә Тукай районы Иске Байлар авылында Тимерче чишмәсен ачу тантанасы булды. Чишмә ачуны авыл имамы Җәүдәт хәзрәт изге Коръән сүзе, тимерчелектә эшләгән эшчеләр рухына дога кылу белән башлады, дип яза район газетасы.

Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев эш барышы турында әйтеп үтте. Тантана барышында кунаклардан бик күп котлаулар яңгырады. Бәйрәмгә килүчеләрне Фатыйх Шәйхетдинов казанда пешкән хашлама белән сыйлады. Ә килгән кунаклар кайнап торган самавыр өстәлен тәмледән-тәмле ризыклар белән бизәде. Нәфис сүз, җыр-бию, бүләкләргә бай булды авыл бәйрәме.

Шушы бәйрәмне оештыруда өлеше кергән һәр кешегә әҗер-саваплар булсын, чишмә суының һәр тамчысы саен изгелек килеп торсын иде, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot