news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Иске Абдул мәдәният йортының кече залында сайлауга ремонт тәмамланачак

Эшләр республика бюджетыннан башкарыла, финанслау күләме 13 млн 567 мең сумны тәшкил итә.

(Тукай районы, 1 февраль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Иске Абдул авылы мәдәният йортында төзекләндерү эшләре бара. Быел әлеге бина республиканың капиталь ремонтка мохтаҗ мәдәният объектларын төзекләндерү программасына кертелде. Эшләр республика бюджетыннан башкарыла, финанслау күләме 13 млн 567 мең сумны тәшкил итә. Подрядчы оешма гыйнварның беренче көннәреннән үк эшкә керешкән иде, дип яза җирле басма.

Район мәдәният учреждениеләренең күпчелегенең торышы бүген мактанырлык түгел. Кайбер җирлекләрдә аларны ремонтлау гына җитми, яңа бина төзү сорала. Мәдәният бүлегендә белдерүләренчә, иң иске бина бүген Ильбухтино авылында. Анда клуб 1932 елда салынган булган. Ильбухтинодан кала, Күперле, Олы Шилнә авылларында клуб төзүне программага кертү беренче чиратта тора. Капиталь ремонтлау буенча исә Калмаш, Новотроицкое, Шилнәбаш, Яңа Бүләк мәдәният йортлары беренче чиратка куелган. Әйтергә кирәк, бу юнәлештә уңышлар да шактый. 2013 елдан башлап, республика программасы кысаларында, Круглое Поле, Комсомолец поселокларында, Иске Җирекле, Боерган, Ташкичү авылларында яңа мәдәният объектлары барлыкка килде, Иске Дөрештә, Сәмәкәйдә, Түбән Суыксуда, Бордыда искеләре ремонтланды.

Иске Абдул авылы мәдәният йорты 1970 елда куллануга тапшырылган булган. Аны төзүгә авыл халкының да кул көче күп кергән. «Чыннан да, эшчеләр авыл кешеләре иде инде. Мин үзем төзелеш мәйданына 70 елда килдем. Ул вакытта стена күтәрелгән иде. Кирпечләрне авылдашлар тезде. Бүгенге ремонтны күреп бик сөенәбез, төзекләндерү кирәк иде инде. Ни дисәң дә, бина ярты гасыр буе авылга хезмәт итә бит инде. Яңартылган мәдәният учагының халыкны тагын озак еллар сөендерүен телим», – дип үз фикерен әйтә мәдәният йортын күтәрүдә катнашкан Зөфәр Шәйдуллин.

Бина шактый зур мәйданны били, ике каттан тора. Зур зал, кече зал, фойе беренче катта урнашкан. Икенче катта китапханә, «Гиндукуш» хәрби-патриотик музее. Биредәге хезмәткәрләрнең көче белән Яңа ел каникулларында ук барлык җиһазлар чыгарылган, ремонтка әзерләп куелган. Музей экспонатларын әфганчылар җыелып күчергән, аларны вакытлыча мәктәпкә илтеп куйганнар. Без килгәндә, дүшәмбе көнне дә, биредәге барлык хезмәткәрләр – мәдәният йорты директоры Гүзәл Вәлиева, сәнгать җитәкчесе Кәүсәрия Ситдыйкова, музей директоры Тәнзилә Минһаҗева, китапханә мөдире Зилфирә Бәхтиева мәдәният йортында иде. «Бер көн дә эш тынып тормый, мәдәният учагыбызның яңарганын күреп күңел сөенә. Эшне оештыручыларга, төзүчеләргә зур рәхмәт», – диләр алар.

Иске Абдул мәдәният йорты ремонттан соң тулысынча яңа йөз алачак. Биредә сантехника, электрика, җылыту системалары алыштырылачак, идән-түшәмнәр, стеналар яңартылачак, тәрәзәләр алыштырылачак, фасад эшләнәчәк, түбә ябылачак, бина эчендә элеккеге проектка бераз үзгәрешләр кертеләчәк. Без барганда подрядчы оешма эшчеләре иске агач идәннәрне куптарып алып, тамаша залына керамзит түшәү белән мәшгуль иделәр. Кече залда һәм фойеда бу эш башкарылган инде, өстенә ярымкоры цемент һәм ком катнашмасы җәелгән. Соңыннан анда плитәләр түшәләчәк. Икенче каттагы бүлмәләрдә, тамаша залларында исә линолеум булыр дип планлаштырыла. «Эш төренә карап, төзекләндерүгә һәр көнне 2дән башлап 20гә кадәр кеше чыгабыз. Бер атналап элек электрүткәргечләрне дә суза башладык», – дип белдерә подрядчы оешманың бригадиры Рим Хәмидуллин.

Кече залдагы ремонт эшләрен 18 мартта узачак Президент сайлауларына кадәр тәмамлау бурычы куелган. Ә мәдәният йортын тулысынча тапшыру җәй ахырларына, көзгә булыр дип көтелә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100