news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Иштирәк авылы мәктәбендә җирле шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу үтте

Рәзинә апа очрашуга килгән барлык китапханәчеләргә «Түз йөрәгем, түз!» дип исемләнгән китабын бүләк итте.

(Тукай районы, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Алия Закирова). Тумыштан күңеленә шагыйрьлек уты салынган кеше, башкача яши алмый, ул гомер буе шагыйрь булып кала. Аның һәр хәрәкәтендә, һәр кылган гамәлендә шагыйрьләргә генә хас рух, дәрт һәм омтылыш чагыла. Тукай районы Биклән авылында яшәп, шунда иҗат итүче Рәзинә Сәетгәрәева шундыйларның берсе, дип яза район газетасы.

Күптән түгел Иштирәк авылы мәктәбендә мәктәп китапханәчеләренең район семинары узды. Кунакларны «Китапханә дигән галәм бар» исем астында ике телдә күргәзмә каршы алды, истәлеккә фотога төшү урыны әзерләнде. Семинарга районыбызның күренекле шагыйрәсе – 5 китап, 2 диск авторы Рәзинә Сәетгәрәева чакырылды. Аның җырлары, шигырьләре кеше гомерен ямьләндерә, матурлый, алга атларга көч, дәрт бирә.

Кичә Рәзинә Габделбәр кызы язган Иштирәк авылының гимны белән башланып китте. Экраннан туган ягыбызның гүзәллеген чагылдырган фильм бара. Тын алмыйча һәр сүзенә сокланып гимн тыңлыйбыз. Һәр сүзе хак, һәр сүзе җанга үтәрлек. Тукай районының күп авыллары аңа мондый хезмәте өчен рәхмәтле, чөнки ул, күп авылларны җырлы иткән автор.

Һәрбер шагыйрь, язучы үзенең укучыларын табарга хыяллана. Шигырьләре – иҗат җимешләре – халык күңеленә керүен тели. Бу очрашуда Рәзинә апаның хыялы тормышка ашты. Аның шигырьләрен, җырларын халык җылы кабул итте. Очрашу китап сөючеләр бәйрәменә әверелде.

Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева үзенең әти-әнисе, туган ягы турында сөйләде. Аның иҗатында туган ягына чиксез мәхәббәт, ата-анага, милләтебезгә хөрмәт – төп темалар булып тора.

Очрашу матур, истә калырлык мизгелләргә бай булды. Мәктәп укучылары – Зәлия Закирова, Алсу Нургалиева, Диләрә Һадиева һәм Айзилә Зәйнетдинова сәнгатьле итеп Рәзинә апаның шигырьләрен сөйләделәр. Татар теле укытучысы Венера Хәертдинова шагыйрә турында үз фикерен әйтте, аның шигырен укыды, мәктәп коллективы барлык кунаклар белән берлектә Рәзинә апаның җырын башкарды.

2015 ел – Россия киносы елында, Тукай районы мәдәният бүлеге районыбызның күренекле кешеләре турында фильмнар төшерүне оештырган иде. Очрашуда шагыйрә турында төшерелгән фильм күрсәтелде. Иң беренче фильмның Рәзинә апа турында булуы да тик томалга гына түгелдер!

Районыбызның мәгариф бүлеге методисты Елена Валерьевна очрашу ахырында: «Талантлы кешеләрне читтән эзләргә кирәк түгел, алар безнең арада икән», – дип семинарның беренче өлешенә йомгак ясады.

Рәзинә апа очрашуга килгән барлык китапханәчеләргә «Түз йөрәгем, түз!» дип исемләнгән китабын бүләк итте.

Китапханәчеләр – язучылар, шагыйрьләр белән арасында күпер салучылар. Китапханәчеләр өчен бу очрашу бик мөһим һәм файдалы булды. Алар һәрберсе үзләре өчен яңа планнар һәм яңа идеяләрне максат итеп, күтәренке күңел белән таралаштылар, диелгән район хәбәрендә.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100