news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Иректаң авылында Ислам дине нигезләрен өйрәнделәр

Укулар һәр атнаның атнакич көнендә ике сәгать дәвамында октябрь аеннан алып апрель беткәнче оештырылды.

(Тукай районы, 5 июнь, "Татар-информ", "Якты юл" , Фәрдәнә Кәлимуллина). Кеше гомер буе укый, өйрәнә, тормыш куа, ахыр чиктә яшәү рәвеше дингә нигезләнергә тиешлеген аңлый. Иректаң авылында быел "Ислам дине нигезләре" дигән укулар оештырылды, дип яза җирле басма.

Мәчет җылы, тирә-якка нурлар чәчеп тора. Авыл мулласы Гөлдүс хәзрәт Зәйнуллин безне һәр иртәдә якты йөз белән каршы алды. Мәчетне исә изге күңелле егетебез Рамил Кәримов төзеткән иде. Иректаң авылына, иман нуры чәчеп, шушы Салих мәчетеннән азан яңгырап тора.

Укулар һәр атнаның атнакич көнендә ике сәгать дәвамында октябрь аеннан алып апрель беткәнче оештырылды. Белемне иманлы, якты йөзле Лина апа бирде. Һәр атнада аны ниндидер шатлык-куанычыбыз бар кебек көтеп алдык. Иң әүвәл гарәп алфавитын өйрәндек, аннан соң мәчет намазын, биш вакыт намазны үти башладык. Аллаһ китабы булган Коръән – ул кеше өчен туры юлның, изгелекнең ачкычы, фатиха бирүчесе, кыйблаңны күрсәтүче. Укытучы безгә кешенең яшәү рәвеше дини кагыйдәләр буенча баруын төшендерде.

Лина апа Иске Җирекле авылының ак әбисе, дияр идем. Биш вакыт намазын бервакытта да калдырмый ул. Балалары, оныклары да динле, иманлы булып үсәләр. Күпме кешегә гыйлем бирсә дә, атнаның бер көнен, мәчеткә йөреп, үз дини белемен һаман саен камилләштереп торырга онытмый. Лина апаның хәләл җефете Рафаэль абый аны 50-60 чакрым ераклыктагы Иске Җирекледән Иректаңга китереп куя, алып китә иде. Әлеге укуларны оештыручы Иске Абдул авыл җирлеге ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Клара апа Хөсәеновага да зур рәхмәтебезне әйтәбез. Шушы укуларга йөргән берничә кеше хәзерге вакытта изге Рамазан уразасын тота. Безгә биргән белемнәр сезнең үзегезгә мең савап булып әйләнеп кайтсын иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100