news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы «Ирек» хуҗалыгы игенчеләре гектарыннан уртача 37,6 центнер уңыш ала

«Ирек» — зур хуҗалык түгел, биредә бөртеклеләрнең мәйданы 1000 гектар тәшкил итә.

(Тукай районы, 29 август, "Татар-информ", "Якты юл",  Инзилә Әхмәтгәрәева). Бу көннәрдә урып-җыюның иң кызган чагы, республика күләмендә барлык игеннәрнең яртысы җыеп алынды. Уңыш әйбәт. Республика буенча тулаем 2,7 миллион тонна бөртек суктырып алынган. Тукай районы игенчеләре 24 августка барлык мәйданнарның 41 проценттан артыгын җыеп алды. Гектарыннан уртача уңыш 37,6 центнер тәшкил итә. Бу республикадагы уртача уңыш белән бер дәрәҗәдә диярлек, район күрсәткече 1 центнерга артыграк. Хуҗалыкларда арыш, борчакны алып бетерделәр, арпа, солыны суктырып бетереп киләләр, «Ярыш», «Агро+» хуҗалыклары сабан бодаен урып-җыюга керештеләр, дип яза җирле басма.

«Ирек» — зур хуҗалык түгел, биредә бөртеклеләрнең мәйданы 1000 гектар тәшкил итә. Көзге культуралар булмаганлыктан, урып-җыюга,гадәттә, соңрак керешәләр. Хуҗалык кырларында шушы көннәрдә булып кайттык, без килгәндә арпа басуында эш тулы куәткә бара иде. Биш «Дон» комбайны калын иген теземнәрен йотып кына бара. Комбайнның ашлык бушата торган көпшәсеннән бөртек тулып ага. Уңыш гектарыннан уртача 67 центнер чыга, диде безгә хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев. Биредә аны улы Рамил белән бергә туры китердек.Егет югары белем бирү уку йортын тәмамлаганнан соң, әти-әнисе янына, туган авылына кайтып төпләнде. Хуҗалык җитәкчесе урынбасары булып эшли, район Советы депутаты. Кәефләре күтәренке, сәбәбе дә бар — кырлар сокланып туймаслык, уңыш мулдан. Соңгы елларда һава шартлары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бик сынады. Күккә карап, эх, яңгыр төшсә иде, дип көткән корылыклы еллардан соң, ниһаять, ашлыклы ел килде. Хәзер менә шул кырлардагы байлыкны амбарларга җыеп саласы бар.Күренеп тора моның өчен һәркем вакыты белән исәпләшмичә, көченнән килгәнчә, тырышып эшли.

Хуҗалыкның үзенчәлеге шунда: биредә бөртекне орлыкка дип үстерәләр. Аны җыеп алу буенча таләпләр дә үзгәрәк — дымлылык 13-14 тән артмаска тиеш. Киптергечләр аркылы үткәргәндә орлыкның тишелү сыйфаты югала. Беренче гектарларны алганда игеннәрне теземнәрдә бер атна тоттык, хәзер инде эссе кояшта тиз җилли, диделәр. Теземнәре колач җитә торган түгел, калын, саллы. Яңа «Макдон» чапкычы 7 шәр метр араны урып теземнәргә салып бара. Шундый техника булуына сөенүләрен белдерделәр хуҗалыкта. Анда яшь механизатор Оргыды егете Илгиз Мөхәммәтдинов эшли. Егеткә заманча техниканы ышанып тапшырганнар, күңел биреп, тырышып эшли, диделәр аның турында. Теземнәрдәге игеннәрне «Дон» комбайннарында тәҗрибәле механизаторлар ВафирСахабиев, Рамил Сабирҗанов, Илсур Мәгъсүмов, Ринат Фардиев, Илфат Гарифуллин суктырып бара. Механизаторлдарның күбесен таныйм, былтыргы уракта, аннан алдагысында да шулар ук эшли иде. Димәк, түләвен дә начар түләмиләр. Анысы буенча хуҗалыкның алыштыргысыз хезмәткәре Фәрит Хөсәеновтан кызыксындым. Белгечлеге буенча агроном, баш хисапчы эшли. Хәер, Фәрит Исрафил улы һәр эшкә дә җитешә. Урак вакытында аны да һәрчак кырда очратасың. Түләү буенча нечкәлекләрен белгертеп тормады. Миңа сер итеп кенә әйтте: «Башкаларның күпме түләгәнен белешәбез дә, аларныкыннан арттырып түлибез,» — диде.

Ындыр табагына 22 мең центнерга якын ашлык кайткан, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100