Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр фестивальдә җиңү яулап кайттылар
Җыр-бию түгәрәкләренең эшчәнлеге балаларның сәләтләрен үстерүдә роль уйный.
(Тукай районы, 14 апрель, "Татар-информ", "Якты юл", Әлмирә Йосыпова).Тукай районы интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр "Без булдырабыз!" республикакүләм фестивалендә җиңү яулап кайттылар, дип яза җирле басма.
Һәр бала – ул шәхес. Ә шәхесне төрле яклап ача белергә кирәк. Әйе, кайбер укучы дәрестә бер төрле, ә дәрестән тыш эшләрдә ул үзен гел икенче яктан ачып сала. Берсе җырга-биюгә, икенчесе нәфис сүзгә оста булырга мөмкин. Балаларның, ә бигрәк тә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның менә шул талантын күреп алу, аны үстерү өстендә эшләү – заман укытучысының бурычы, дип саныйм мин. Теләнче Тамак авылының интернат-мәктәбендә исә бу өлкәгә аеруча зур игътибар бирелә. Җыр-бию түгәрәкләренең эшчәнлеге балаларның сәләтләрен үстерүдә роль уйный.
Балаларыбыз үзләрен һәрдаим район, регион, республикакүләм җыр-сәнгать ярышларында сыныйлар. Менә өч ел инде сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган «Без булдырабыз!» исемле республикакүләм җыр-сәнгать фестивалендә катнашалар. Ә иң мөһиме балалар дәрәҗәле урыннарга лаек була. 30 мартта уздырылган фестивальнең XI сезонында җиңү яуладылар. «Вокал-соло» номинациясе буенча Люда Веретенникова (җитәкчесе Ә. Йосыпова), «Хореография» номинациясендә Света Низамова (җитәкчесе Э. Гайфуллина), «Нәфис сүз» номинациясендә Сергей Иванов (җитәкчесе Э. Фәхриева) һәм «Калинка» кашыкчылар ансамбле (җитәкчеләре Ә. Йосыпова) беренче урыннарны яулап кайттылар.
Эшләгән эшеңнең нәтиҗәсен күрү – укытучы өчен зур бәхет ул. Бары тик балаларның күңелен яулап, кулга кул тотынып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Нинди генә уңыш булмасын, бу интернат-мәктәпнең йөзен яктырта, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз