Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы хуҗалыкларында бәрәңге утырту эше кызу темплар белән бара
Бүгенге көндә район буенча пландагы 250 гектар мәйданның 186сына бәрәңге утыртылган.
(Тукай, 27 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районыавыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары «икенче икмәк» утырту белән мәшгуль. Бүгенге көндә район буенча пландагы 250 гектар мәйданның 186сына бәрәңге утыртылган, дип яза җирле басма.
«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында Кострома ягыннан кайтарылган суперэлиталы «гала» сортлы бәрәңгене 40 гектарда утырту эше бара.
– Бәрәңгене соңгы гектарларда утыртабыз. Бүген тәмамларга исәплибез. Хуҗалыкта шулай ук тулысынча чөгендер, кишер, кәбестә утырту төгәлләнде. Ә менә үсенте белән кәбестә утырту әле бара. Бүгенге көндә 4,8 гектар мәйданда эш төгәлләнде. Агротехник таләпләр буенча, ике көн узгач, тагын шул ук эшкә тотыначакбыз, – диде хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.
«Миңнеханов» КФХда да 70 гектар бәрәңгенең 50 гектарын инде утыртырга өлгергәннәр. Быел фермер биләмәләрендә «гала», «ароза» һәм суперэлиталы сортлардан кала, бәрәңгенең, бу елны гына алып кайтылган, «импала», «жуковский» сортлы ак һәм кызылы да үсәчәк.
– Бәрәңге утыртуны бүген-иртәгә төгәллиячәкбез. Бер атна элек утырта башлаган идек инде. Явып үткән яңгырлар гына эшне бераз тоткарлады – ике тапкыр яртышар көн эшкә тотына алмадык, – диде фермер Минталип Миңнеханов.
«Шилнә» җитештерү кооперативында исә бәрәңге бу язда 120 гектар җирдә игелә. Әлеге эшкә хуҗалык хезмәтчәннәре 17 майда ук алынган булганнар. Бу вакытка «Шилнә»дә 75 гектар «икенче икмәк» утыртылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз