news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының сезонга әзерлеген бәяләделәр

Үзйөрешле чапкычларга һәм азык җыю комбайннарына сезонлы техника хезмәте күрсәтелгән.

(Тукай районы, 8 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Кичә район хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының әзерлегенә смотр-конкурс узды, дип яза район газетасы.

Техника әзерлеген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгының хезмәт саклау бүлекчәсе мөдире Айдар Салахов һәм «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитекчәсенең орлыкчылык буенча урынбасары Рафис Хабибуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек дарәсе белгечләре тикшерде. Тикшерү барышында «Чаллы яшелчәсе +», «Гигант», «Ярыш», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда, «Биклән», «Ирек» җитештерү кооперативларында, «Тукай» азык-төлек продкорпорацясендә , «Вильданов» крестьян-фермер хужалыгында тагылма һәм үзйөрешле техниканы, моннан тыш, тиешле рөхсәт документлары белән барлык механизаторлар (алмаштыручылар да) тикшерелде. Үзйөрешле чапкычларга һәм азык җыю комбайннарына сезонлы техника хезмәте күрсәтелгән, алар дәүләт техника тикшерүен узган һәм аларның тышкы эстетик торышы да канәгатьләнерлек дип табылды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot