news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы хуҗалыклары минераль ашламалар алуны дәвам итә

Пландагы чәчү мәйданнары районда 76,4 гектарны тәшкил итә.

 (Тукай районы, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы хуҗалыклары минераль ашламалар алуны дәвам итә, дип яза җирле басма.

Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның хәбәр итүенчә, предприятиеләр һәм фермер оешмалары язгы чәчүгә әзерлек кысаларында минераль ашламалар алуны дәвам итә. Бүгенгә барысы 3250 тонна ашлама тупланган, бу бер гектар чәчүлек мәйданга 43,6 килограмм тәэсир итүче матдәләр дигән сүз. Авыл хуҗалыгы белгечләренең әйтүенчә, уңыш яхшы булсын өчен бер гектарга барлыгы 90-100 килограмм минераль ашлама кертелергә тиеш. Бу күрсәткеч узган ел нәкъ шулай булган да. Бәясенә килгәндә, бер тонна ашлама, мисал өчен, аммиак селитрасы, 14 мең сумнан башлана, катлаулы ашламалар 22-24 мең сумга җитә.

Пландагы чәчү мәйданнары районда 76,4 гектарны тәшкил итә. Хуҗалыкларның бөртек исәбенә 480 тонна минераль ашлама алу ихтыяҗы бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot