news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы хоккей кортлары бәйрәмнәрдә буш тормады

Бүгенге көндә 23 авыл җирлегенең барысында да кортлар эшли.

 (Тукай районы, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы авылларында ныклап хоккей кортлары төзелә башлаганнан соң, бу уен белән мавыгучылар саны да артты. Нигездә, мәктәп укучылары, авыл яшьләре тартыла әлеге шөгыльгә. Яңа ел каникулларында да хоккей мәйданчыклары буш тормады. Ялларда спортзалларда да күп төрле чаралар үткәрелде, чаңгыда шудылар, башка төр чараларда катнаштылар, дип яза җирле басма.

Кышның соңгарак калып килүе сәбәпле, быел хоккей тартмалары да Яңа ел алдыннан гына катырылды. Бүгенге көндә 23 авыл җирлегенең барысында да кортлар эшли. Алар, нигездә, мәктәп территорияләрендә урнашкан. Шулай ук Сосновый Бор поселогында, Иске Җирекле, Ильбухтино авылларында хоккей уйнау мәйданчыклары бар. Бәтке авылында быел спортның бу төрен яратучылар өчен яңа мөмкинлек барлыкка килде – җәй көне төзелгән универсаль мәйданчык кышын хоккей өчен файдаланыла. Биредә уенчылар өчен дә, тамашачылар өчен дә барлык шартлар тудырылган.

Бүгенге көндә районның 8 авыл җирлегендә – Круглое Поледа, Мәләкәстә, Бикләндә, Бәткедә, Түбән Суыксуда, Яңа поселогында, Иске Абдулда һәм Калмашта хоккей командалары бар. Командаларда уйнауны теләгән башка җирлекләр дә бар, анысы. Ләкин хоккей киеме алу шактый зур чыгымнар таләп итә. Әйтик, бер команда өчен комплект (12 уенчы дип исәпләсәк) якынча 500 мең сумга төшә. Елның ике-өч ае өчен генә баласына 40-50 мең сумлык кием сатып алу бар ата-ананың да хәленнән килми.
Кышкы каникуллар чорында хоккей ярышларының иң күләмлесе 6 гыйнвар көнне Круглое Поледа үтте. Өч көн алданрак зона уеннарында көчләрен сынаган командалар ул көнне финал ярышында катнашты. Финалга 16 яшькә кадәрге үсмерләрдән торган 6 команданың 4есе – Иске Абдул, Круглое Поле, Түбән Суыксу һәм Яңа поселогы уенчылары чакырылды. Алар арсыннан Яңа поселогы – беренче, Круглое Поле – икенче, Иске Абдул өченче урынга чыкты. Командаларга спорт инвентарьлары алу өчен 4, 3 һәм 2шәр мең сумлык сертификатлар бүләк ителде.

Башка төр спорт чараларына килгәндә, 4 гыйнварда Сосновый Бор спорт комплексында 2002-2003 елгы егет-кызлар арасында мини-футбол ярышлары узды. Егетләрдән Круглое Поле, Бәтке, Комсомолец уенчылары призлы урыннарны бүлеште, кызлардан Бәтке, Кече Шилнә, Кнәз спортчылары беренче өчлеккә керде.

5 гыйнвар көнне Яр Чаллыда шахмат-шашка буенча үткәрелгән ярышларда 156 тукайлы көчен сынады. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде: мәктәпләр арасында 1нче урын – Мусабай-Завод, 2нче урын – Кнәз, 3нче урын – Кече Шилнә; авыл җирлекләре арасында: 1нче урын – Мусабай-Завод, 2нче урын – Мәләкәс, 3нче урын – Иске Абдул. Шулай иң кечкенә һәм иң өлкән уенчылар билгеләнде. Алар 7 яшьлек Илназ Юнысов һәм 84 яшьлек Салих Минсафин булды.

6 гыйнварда район балалар-яшьләр спорт мәктәбе беренчелеге өчен грик-рим көрәше буенча бәйге үтте. Анда биш үлчәү категориясендә 40ка якын спортчы катнашты.
6 гыйнварда Сосновый Бор поселогында уздырылган «Бар гаилә белән стартка!» дип аталган чара да бик күңелле булды. Спорт ярышларына Иске Дөреш һәм Комсомолецтан кала, барлык авыл җирлекләреннән 21 гаилә килгән иде. Спортта иң остасы дип Бәткедән Елисенковлар гаиләсе табылды. Яңа Бүләктән Фәхриевлар һәм «Татарстан» совхозы поселогыннан Шәвәлиевлар гаиләсе икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100