news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы хатын-кызлары волейбол уйнады

Нәтиҗәдә беренче урынны Теләнче Тамак авылы хатын-кызлары яулап алды.

(Тукай районы, 17 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Сосновый Бор бистәсенең «Яшьлек» универсаль спорт залында волейбол буенча район чемпионаты үтте. Анда Түбән Суыксу, Мәләкәс, Теләнче Тамак авыл җирлеләреннән, «Татарстан» совхозы поселогыннан булган, шулай ук район үзәк дәваханәсе һәм башкарма комитетта эшләүче хезмәткәрләр командалары көч сынашты, дип яза җирле басма.

Барысы бергә катнашучылар 10 уен уйнадылар. Нәтиҗәдә беренче урынны Теләнче Тамак авылы хатын-кызлары яулап алды. Икенче урында Мәләкәс авылы командасы калды. Өчен урын исә район үзәк дәваханәсе гүзәл затларына бирелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot