news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы хастаханәсенә 1,5 миллион сумлык Узи аппараты кайтарылган

Җиһаз кечкенә, тәгәрмәчләрдә йөртелә, батареяларда эшли. Бу медицина җайланмасын район оешмаларына алып чыгу мөмкинлеген бирә.

(Тукай районы, 16 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Агымдагы елда район үзәк хастаханәсе зур үзгәрешләр кичерде. Масштаблы төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, яңа медицина җиһазлары кайта. Бу турыда район басмасы яза.

Сәламәтлек саклау программасы буенча кайткан УЗИ аппараты хезмәт күрсәтә башлады. Бәясе 1,5 миллион сумнан артыграк булган бу аппаратның диагностик мөмкинлекләре зур. Аның белән барлык органнарны да тикшертергә була һәм ул төгәл диагноз куярга мөмкинлек бирә.

Үзәк хастаханә көненә 500дән артык кеше кабул итә. Хастаханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов сүзләренчә, моңа кадәр эшләгән УЗИ аппараты искергән, тикшерү мөмкинлеге дә заманнан артка калган. Бер генә аппарат булгач, авыруларга чират торырга туры килгән. Тагын бер уңайсыз ягы – аппаратны хастаханәдән читкә алып чыгу мөмкинлеге булмаган.

Яңа УЗИ аппаратының уңай яклары бихисап. Җиһаз кечкенә, тәгәрмәчләрдә йөртелә, батареяларда эшли. Бу медицина җайланмасын район оешмаларына алып чыгу мөмкинлеген бирә.

Аппаратта организмның эшчәнлеген тикшерә торган өч датчик бар. Берсе бөер, бавыр, ашказаны бизе кебек органнар өчен каралган. Икенчесе күкрәк бизләренең үзгәрешен компьютерда җентекләп күрсәтә. Өченче датчик кабырга арасыннан үтеп керә һәм йөрәк, аның клапаннарын күрү мөмкинлеге бирә.

Экранга чыккан рәсемнең сыйфаты да яхшы. Аны экранда ук якынайтып, теге яки бу органдагы үзгәрешләрне күреп була. Табиб урында ук авыру буенча нәтиҗә ясый һәм дәвалану формасын билгели ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100