news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы халык җыеннарында юлларны яңарту һәм яктырту буенча тәкъдимнәр булды

Узган ел Тукай районында 1 миллиард сумнан артык капиталь салымнар үзләштерелде.

Тукай районы халык җыеннарында юлларны яңарту һәм яктырту буенча тәкъдимнәр булды
tukai-rt.ru

(Тукай районы, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл").  Авыл җирлегендә узган халык җыенында бистә эчендәге юлларны яңарту һәм яктырту буенча дистәләрчә тәкъдим яңгырады. Әлбәттә, бюджет акчасына берьюлы аларны хәл итү мөмкин түгел. Бу эшне үзара салым акчасына башкарып булыр иде. Әмма җирлек башлыгы Тамара Белова сүзләренә караганда, узган ел үзара салым нибары 34 процент җыелган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Кнәз авылы җирлегенә килгәндә, биредә "Лебедушка" балалар бакчасында капиталь ремонт үтте, дәүләт программасы буенча М7 трассасын «Татарстан совхозы» поселогы белән тоташтыручы 6 километрга якын юл төзелде.

Үзган ел Тукай районында 1 миллиард сумнан артык капиталь салымнар үзләштерелде. Бу акчалар, нигездә, социаль объектлар төзү һәм яңарту өчен тотылды.

Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Хөрмәтуллин җирле участковыйга дәгъвасын белдерде. "Иген басуларын авыл яшьләре квардроцикл, машиналар белән таптап йөриләр, моның өчен алар җавапка тартылырга тиеш. Ә минем мөрәҗәгатьләргә колак салучы юк", – диде ул. Илнур Сәлмәнов бу юлы да чара күрер өчен килгән зыян турында белешмә кирәк, дип белдерде. Хөрмәтуллин мондый җаваптан канәгатьсез калды. 

Үзәктән 7 километр читтә урнашкан Казиле авылыннан килгән активистлар клуб эшләмәүдән зарланды. Бинасы да бар, үзләре ишек, тәрәзәләрен төзәтеп тә куйганнар. Ут белән җылылык юк.

Авылда 94 кеше яши. Алар үз күңелләрен үзләре күрергә мәҗбүр. Һәр елны Сабантуй оештыралар, үзләренең өйләренә чакырып тематик бәйрәмнәр үткәрәләр. Староста Равил Гәрәев сүзләренә караганда, авыл җирлеге башлыгының аларга беркайчан да кулы җитми.

Казиле халкын борчыган тагын бер мәсьәлә – авылга килгән эшмәкәрнең алар белән санлашмавы. Кулланган җирләрендә исәп-тәртип юк, чүп-чар... Моңа җавап итеп, район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов авыл хуҗалыгы җирләрен максатсыз куллануга карата чаралар күреләчәк, диде. Бу эшкә район күләмендә игътибар бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100