news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы халкын Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов кабул итте

Депутат барлык мөрәҗәгатьләр буенча кулдан килгәнчә булышырга ышандырды.

 (Тукай районы, 1 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминовка кабул итүгә килгән тукайлылар сугыш ветераны толының һаман да әле фатир ала алмавыннан, авылда бер кибет тә эшләмәвеннән, яңа төзелгән урамнарда юл, су, газ булмавыннан, авылда сарык йонын бик очсыз бәядән җыюларыннан зарландылар, дип яза район газетасы.

Кабул итүгә язылучылар исемлегендә беренче торган, Кече Шилнә авылыннан килгән Нионила Фазлыева депутат белән күзгә-күз генә сөйләшәсе килүен белдерде, корреспондентның катнашмавын, фотога да төшермәвен сорады. Каршы килергә хакыбыз юк – кабинеттан чыгып торырга туры килде. Аның фамилиясе язылган графада өч төрле сорау тамгаланган иде – татар телен укыту турында, Яр Чаллы драма театры хакында һәм Кече Шилнә авыл җирлеге депутатларының эшчәнлеге турында.

Яңа Суровкадан килгән Тәнзилә Шәйхетдинова 91 яшьлек әнисе – сугыш ветераны толы Мәгъфүрә Солтанованың бүгенгә кадәр фатир ала алмавына борчылуын белдерде.
– Инде, йөри торгач, бик күп ишекләрне кага торгач, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегенә керттеләр, ничәнче булып торганыбызны да белмибез. Тикшерсәгез һәм безгә җавап бирсәгез иде, – дип сорады ул Илшат Әминовтан.

Депутат белән очрашу форсатыннан файдаланып, авылдашларын, төгәлрәге, Яңа Суровканың Дуслык, Тынычлык урамында яшәүчеләрнең гозерләрен дә җиткерде. Һәр яңа участоктагы кебек үк, монда газ, су белән тәэмин итү һәм юллар төзү проблемасын күтәрде. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закировның аңлатмасыннан күренгәнчә, бу урамнарга газ кертү буенча проектлар бар, су торбалары сузылган, ләкин су кудыру башнялары кую мәсьәләсен хәл итәсе бар.

Бордыбаш авылыннан килгән Исмәгыйль Хәйруллин депутатка берничә соравын җиткерде.

– Хезмәт стажы билгеле бер елга тулгач, нигә автомат рәвештә «Хезмәт ветераны» исеме бирелми, бу бит кайбер республикаларда кертелгән. Депутат буларак, бу сорауны күтәрсәгез иде, – диде ул.

– Икенче соравым – бүген авылда бер кибет тә юк. Соңгысын ай ярым элек япканнар иде, шуннан бирле көндәлек товар сатып алырга да интегәбез. Тагын бер борчыгын мәсьәлә – без сарык асрыйбыз, йонын нибары килограммын 10 сумнан Кукмарадан килеп җыеп китәләр. Бигрәк очсыз, – дип зарларын сөйләде ул. Шунда ук авылдагы фельдшер-акушерлык пунктында җылы җитмәвен дә билгеләп үтте. Вак мәсьәләләр кебек тоелса да, авыл халкы өчен боларның барысы да мөһим, диде Исмәгыйль әфәнде.

Депутат барлык мөрәҗәгатьләр буенча кулдан килгәнчә булышырга ышандырды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100