news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы халкы язгы ташу белән көрәшә

Берничә авылда урамнарны, ишегалларын су баскан.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Тукай районы халкы социаль челтәрләрдә торак пунктларны су басуы турында хәбәрләр җиткерә.

Шаһитларның берсе Олы Шилнә авылында елганың ярларыннан чыга башлавын хәбәр итә. Аның сүзләренчә, елга аръягындагы урамда су ишегалларына килеп җиткән. Ильбухтино авылында халык су агу канаулары юклыкка борчыла. Югары урамны су баскан.

Иске Ерыклының Солидарная урамында яшәүчеләрнең сарайлары һәм бакчалары су эчендә калган. Биредә электр уты да өзелгән.

“Йорт, баз, бакча, гараж - барысы да су эчендә! Су тездән югары!”, – дип сөйли авылда яшәүче хатын-кыз. Аның сүзләренчә, авылга һәр яз саен шундый бәла килә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot