news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы "Гигант" хуҗалыгында мәктәп укучылары комбайнчы ярдәмчесе булып эшли

Бүгенге көндә егетләр тәҗрибәле абыйлары – механизаторлар янәшәсендә кайнашалар, техника ремонтлыйлар.

(Тукай районы, 16 июль, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Тукай районы "Гигант" хуҗалыгында мәктәп укучылары комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Дүрт чирек буе мәктәп партасы артында утырган балалар өчен каникуллар көтелгән ял булса, кайберәүләр өчен җәй – акча эшләп алу, әти-әнигә ярдәм итү вакыты да, дип яза җирле басма.

Район мәшгульлек үзәге башлыгы Татьяна Сиврюк хәбәр итүенчә, 1 июльгә 80 яшүсмер эш белән тәэмин ителгән. Районда балаларны вакытлыча эшкә урнаштыруда ел саен даими хезмәттәшлек итүче оешмалар бар. Бу – Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш», «Гигант», «Р-Агро», «Кама Бекон» хуҗалыклары, «Биклән» җитештерү кооперативы. Әлеге оешмаларга укучыларның күбесе ярдәмче буларак эшкә алынган һәм үз кулларыннан килгәнчә хуҗалыкка файда китерәләр. Хезмәт хакына килгәндә, мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан балаларга тулы сәгатьләрне эшләгәндә эш бирүчедән ким дигәндә 11163 сум (минималь хезмәт хакы) һәм үзәктән өстәмә рәвештә 1276 сум хезмәт хакы түләү каралган. Эш күләменә һәм сәгатьләренә карап, бу акча шактый гына артырга да мөмкин.

«Гигант» хуҗалыгында быел биш мәктәп укучысы эшли. Бу – җиде, сигез һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаган балалар. Бүгенге көндә егетләр тәҗрибәле абыйлары – механизаторлар янәшәсендә кайнашалар, техника ремонтлыйлар. Урып-җыю чоры җиткәч, алар, үз куллары белән төзәткән комбайннарга утырып, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләячәкләр.

– Быел урып-җыю кампаниясендә җиде комбайн катнашачак. Арышка 27 июльдә тотынырга дип торабыз. Хуҗалык өчен шушы мөһим чорда һәрбер комбайнчы янәшәсендә берешәр ярдәмче булачак. Тәҗрибәле механизаторларның ышанычлы штурманнары булырлык биш егет – Данил Решетников, Рамазан Хәмәдияров, Рамил Насыйбуллин, Юрий Калмыков, Денис Захаров бүген инде эшкә алынган. Егетләр үз теләкләре белән эшкә килделәр. Берничә ай алдан ук: «Мине исемлекнең башына ук язып куегыз», – дип арттан йөрүчеләре дә булды, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов.

– Элегрәк һәрвакыт техниканың кырда ничек эшләвен күзәтеп, кызыгып кала идем. Быел каникуллар чорында комбайнчы ярдәмчесе булып дүртенче елымны эшлим инде. Җәйге каникулларны шушы мәһабәт комбайннарга утырыр өчен генә көтеп алам дисәм, ялганлау булмас. Мәктәпне тәмамлагач, бәлки авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йортына керермен. Күнекмәләрем бар бит инде, – ди егетләрнең берсе Данил Решетников.

– Хуҗалыкка эшкә беренче тапкыр гына килүем. Комбайнчы ярдәмчесенең ничек эшләвенә күп нәрсә бәйле икәнен һәммәбез аңлый, кырда сынатмабыз – барабанны да, комбайнның башка детальләрен дә карап-күзәтеп торырга өлгерербез. Эш хакымның бер өлешен әти-әниемә бирергә, калганына үземә кирәкле әйберләр алырга планлаштырам, – дип сөйләде Рамазан Хәмәдияров.

– Техника арасында кайнау, аның җайланмаларын өйрәнү генә дә ни тора! Хезмәт хакын да яхшы алачакбыз бит әле, – дип, оялып кына елмаялар булачак яшь механизаторлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100