news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы «Гигант» хуҗалыгында кышлату чоры яңартылган терлекчелек комплексында башлана

Бүген «Гигант»та тәүлегенә уртача 9 тонна сөт савалар һәм аны комбинатка озаталар.

(Тукай районы, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл").  Тукай районы «Гигант» хуҗалыгында кышлату чоры яңартылган терлекчелек комплексында башлана, дип яза җирле басма.

«Гигант» хуҗалыгында бүген барлыгы 2 мең баштан артык мөгезле эре терлек бар. Бу узган елга караганда 112гә күбрәк. «Продуктлылыкны арттырыр өчен малны ашату-эчертү генә җитми, аларны тоту өчен уңайлы шартлар да тудырырга кирәк», – ди предприятиенең җитәкчесе Риф Имамов. Биредә терлекләр барысы 10 корпуста асрала.

Соңгы елларда аларның барысына да диярлек реконструкция ясалган. Ә быел ремонт үткәрү өстенә, бозауларны салкын ысул белән тоту өчен яңа ферма да төзеделәр.
Бүген әлеге фермага 219 баш бозау кертелгән.

«Монда бар нәрсә дә механикалаштырылган. Азык өләшүне дә, тиресне чыгаруны да трактор башкара, кул көче керми. Фермада бары бер терлекче эшли. Бу бинада 7-8 айлык таналар, ягъни каплату чоры җиткән маллар тотыла», – ди Риф Хәниф улы. Ә бер айлык бозауларга 80 башка исәпләнгән тагын бер бина төзегәннәр, анысы да малларны салкын ысул белән тоту өчен. Быел ике фермага капиталь ремонт үткәрү һәм ике яңа бина төзү өчен хуҗалык 20 млн сумнан артык акча тоткан. Төзекләндерүгә бераз республика программасы да ярдәм иткән – аның буенча 1,5 млн сум акча бүленгән. Барлык эшләрне поселоктагы төзелеш участогы хезмәткәрләре башкарган, үз вакытында һәм төгәл эшләгәннәр. «Терлекчелек биналарыбыз ремонтланып бетеп килә. Менә киләсе елга соңгы корпусны төзекләндерәсе, салкын ысул белән тотуга исәпләнгән тагын ике бина төзисе кала. Берсе шушындый ук – 200 терлек сыйдырышлы, икенчесе бер айлык бозаулар өчен, 80 терлек сыйдырышлы булыр дип уйлыйбыз», – дип билгеләп үтә җитәкче.

Бүген «Гигант»та тәүлегенә уртача 9 тонна сөт савалар һәм аны комбинатка озаталар. Бу бер сыерга 14 килограмм дигән сүз. «Күрсәткеч әлегә алай югары түгел, чөнки хәзерге вакытта 170 башлап ташланган сыерыбыз бар. Терлекчелек тармагында сөттән кала, ит сатудан да керем алырга тырышабыз. Әйткәнемчә, итнең сыйфаты һәм күләме малны тоту шартларына нык бәйле», – дип аңлата директор.

Терлекчелек комплексының үзенә юл тотабыз. Риф Хәнифович аяк асты пычрак инде монда, дисә дә, өстән яңгыр явып торганда аяк киеменең табаны гына пычранырлык саз булу берни түгел, кайбер хуҗалыкларда тездән пычракка чумып йөргән дә бар. Сүз уңаеннан, әле хуҗалык үз хезмәткәрләре өчен төзелгән яңа урамына юл салып ята икән, ярты километр арада юл күтәртелеп, вак таш җәелә. Яңа төзелгән ферма янында шул урамда яшәүче терлекче – хуҗалыкның бригадиры Ильяс Хәбибуллин белән аралаштык. «Хатыным Гөлнара белән Яр Чаллыдан күченеп килдек. Ул сыер саварга урнашты. Елдан артык эшлибез инде, йортлы да, эшле дә булдык, шатланып туя алмыйбыз», – диде ул. «Гигант»ка барып, бу темага кем белән генә сөйләшсәң дә, Яңа поселогына авыл хуҗалыгына эшкә килгәненә беркем дә үкенми. Ильяс Хәбибуллинны баш зоотехник Альмир Гарипов белән икесен яңа төзелгән ферма янында фотога да төшереп алдык. Актаныш ягыннан күченеп килгән Альмир Солтан улы исә «Гигант»та инде җиденче елын эшләвен, шулай ук хуҗалыкның торак белән тәэмин итүен әйтеп үтте.

Риф Хәнифовичның үзе әйтмешли, малларны «ашату-эчертү»гә килгәндә, хуҗалыкта быел азык запасы аллага шөкер дип кенә торырлык. Корылык елларында да терлекләрне ач итмәү җаен таба белгән, алдан күреп эш йөртүче җитәкче быелгы мул булып үскән үләнне бер генә кышлык итеп түгел, шактый запас белән әзерләгән. Көзгә 11 мең тоннага якын сенаж, 6 мең тоннага якын силос, 1100 тонна печән, 2500 тонна фураж белән кергәннәр хуҗалыкта.

Риф Имамовның һәрвакыт кабатларга ярата торган бер сүзе бар: күз курка, кул эшли, ди ул. Шул ук вакытта, һәр уңышыбыз менә шушы терлекчеләребез һәм игенчеләребезнең хезмәте бәйле, хуҗалыкны алар яшәтә, дип ассызыкларга онытмый, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100