news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы фермеры: Яшьләр авылга кайтсын өчен, игенчеләргә карашны үзгәртү кирәк

Минталип Миңнеханов яшь белгечләргә торак һәм өстәмә түләүләр турында уйларга кирәк, дип саный.

Тукай районы фермеры: Яшьләр авылга кайтсын өчен, игенчеләргә карашны үзгәртү кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Тукай районы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, Тукай районы фермерлары ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов, яшьләр авылга кайтсын өчен, игенчеләргә карашны үзгәртү кирәк, дип саный.

«Бүген кадрлар — беренче урындагы сорау. Квалификацияле кадрлар җитмәве сизелә. Авыл хуҗалыгы техникасы замана белән бергә атлый. Яшьләр авылга кайтсын өчен, игенчеләргә мөнәсәбәтне үзгәрү кирәк», — диде ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында.

Минталип Миңнеханов яшь белгечләрнең хезмәтләре өчен дәүләттән ярдәм күрсәтелергә тиешлеген әйтте. «Предприятиедә ун ел эшләгәннән соң, милек итеп рәсмиләштерү максаты белән наймга торак төзелешенә программа буенча акча аз, чынлыкта 554 млн сум кирәк, ә бары тик 127 млн сум бирелгән», — диде Минталип Миңнеханов.

Ул махсус урта һәм югары белемле яшь белгечләр өчен «подъемный» акчаларын бермә-бер арттырырга яки «Авыл укытучысы» программасы буенча каралган суммага тиңләштерергә кирәк, дигән фикердә. «Ел дәвамында төп эш хакына өстәмә рәвештә ай саен минималь хезмәт хакы күләменнән дә ким булмаган акча түләү зарур», — дип белдерде фермер.

Минталип Миңнеханов докладында фермерлык белән шөгыльләнә башлау тарихына тукталды. «Бүген 72 яшемдә ашлык уру комбайны штурвалына шәхсән үзем утырам. Беренче номерлы икмәк — бөртеклеләр, бодай, икенче номерлы икмәк — бәрәңге һәм яшелчәләр үстерәм. Хезмәт стажым 56 ел», — диде.

Ул 2000 елда тәҗрибә алмашу программасы буенча Татарстаннан берничә кешене стажировкага Америкага җибәргәннәрен искәртте. «Ай дәвамында стажировка узып, авыл хуҗалыгы продукциясен ничек җитештерү, эшкәртүләрен өйрәндек», — диде. Аннан кайткач, Минталип абый гаилә советында бөртекле культуралар һәм бәрәңге үстерү, киләчәктә яшелчәләр үстерү буенча КФХ булдыру карарына килгәннәрен әйтте.

«Тракторлар, культиваторлар сатып алыр өчен, малосемейка һәм ике гаражны саттык. Эшне нульдән башладык, әкренләп 50 гектар җирдән мәйданны 355 гектарга җиткердек. Бәрәңге һәм яшелчә, бөртеклеләр Чаллы, Түбән Кама социаль инфраструктура объектларына, төзәтү колонияләренә дә озатыла, ярминкәләрдә дә сатыла», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100