news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы фермерлары нәселле чабышкы атлар үрчетә

Атларның рационы, тренировкалары чып-чын спортчыларныкы кебек төгәл билгеләнеп куелган, һәр көн расписание белән уза.

(Тукай районы, 27 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл",  Гөлчәчәк Вәлиева). Тукай районы фермерлары Павлов белән Тәхәвиев хуҗалыгында нәселле чабышкы атлар өчен махсус ферма салынган. Бүгенге көндә хуҗалыкта биш чабышкы ат бар. 

Җәй буе алар Казан ипподромында яшәгәннәр, көзен Күгәшкә кайтканнар. Аларның рационы, тренировкалары чып-чын спортчыларныкы кебек төгәл билгеләнеп куелган, һәр көн расписание белән уза. Тренер-жокей Денис Ломакин әйткәнчә, атнасына бер көн – якшәмбе ял, калган көннәрдә аерым мускул группаларын, сулыш алу системасын ныгыту өчен төрледән-төрле күнегүләр, тренировкалар үткәрелә. Көн суык, җилле булса, спортчы атларны урамга чыгармыйлар.

– Атларны бит урамга бары тик өстенә утырып йөрү өчен түгел, ә җитди күнегүләр өчен алып чыгабыз. Алар тирли. Суык көндә исә авырып та китәргә мөмкиннәр, – ди Денис Александрович.

1нче категорияле тренер Денис Ломакин Яр Чаллы шәһәреннән, хуҗалыкта атлар белән беренче көннәрдән үк шөгыльләнә. Һәр атның үз характерын, үз үзенчәлеген, рационын белә. Тренер-жокей һөнәрен ул Пятигорск шәһәрендә политехник көллияттә үзләштергән. Һөнәри карьерасын 3нче категориядән башлаган тренер бүгенге көндә 1 нче категорияле югарылыкка күтәрелгән, хәзер мастер исемен алырга йөри.

– Атлар барысын да сизеп, аңлап торалар. Ярышка әзерләнү тренировкаларында алар аеруча түземлелек, үҗәтлек күрсәтәләр. Ә ярыш көнен, гәрчә үзең тел белән әйтмәсәң дә, барыбер беләләр, – дип сөйли Денис. – Җиңсәләр, һәр ат шатлыкны үзенчә кичерә. Шулай да һәрберсендә дә горурлык хисе ташый башлый, күзләре очкындай яна. Ә җиңелү вакытларында бик кайгыралар, күңелләре төшә.

Хуҗалыкта дүрт инглиз, бер гарәп токымлы ат бар. Алар җәй буе Казан, Уфа, Мәскәү шәһәрләрендә төрле ярышларда катнашалар. Тренировкалар җәен иртәнге 4-5 сәгатьләрдә, кышын исә төшке вакытта уздырыла. Эписоуд кушаматлы инглиз токымлы ат 2013 елгы Универсиада вакытында уздырылган ярышта Татарстан Республикасының иң яхшы ике яшьлек аты титулына ия булган. Шушы ук елны, шушы ук исемне ул Башкортстанда да алган. Денис әйткәнчә, ике яшьлек атлар өчен уздырыла торган барлык ярышларда да Эписоуд иң төп бүләкләргә лаек булган. 2014 елда Уфа, Самара шәһәрләрендә иң яхшы өч яшьлек ат булып калган. 2014 елда Мәскәүдә Президент бүләгенә уздырылган ат ярышларында ул 4нче урынга чыккан. 2016 елда Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы бүләге ат чабышында җиңгән. Төрле ярыш-бәйгеләрдәге 22 старттан 11е – Эписоудны җиңүгә китергән.

– Чабышкы атлар гадәттә 8-9 яшькә кадәр ярышларда катнаша. Соңыннан инде, лаеклы ялга чыгып, нәсел аты булып, яңа чабышкыларга юл бирә, – диде Вахит Тәхәвиев.
Сыер, кәҗә, сарык сөтендә казеин бар. Ә ана сөтендә, бия сөтендә – альбумин. Шуңа күрә әби-бабаларыбыз, баланың әнисендә имезергә сөт бетсә, аңа бия сөте бирә торган булганнар. Павлов фермерлык хуҗалыгында да бия сөтеннән кымыз җитештерү турында уйлап караганнар. Тик бу нияттән кире кайтканнар.

– Бияләрнең сөтен алсак, колыннарга аз кала, ә бездә бит нәселле авыр йөк атлары. Аларга нәкъ менә колын чагында бөтен файдалы матдәләрне туплап, организмнарын ныгытып калырга кирәк. Сөт җитмәсә, алар зәгыйфь булып үсәрләр иде. Шуңа күрә бу уйдан кире кайттык, бияләрнең бар сөтен үз колыннары эчеп бара, – дип белдерде Вахит Тәхәвиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100