news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы эшмәкәрләренә эшләрендә ярдәм итәргә ышандырдылар

Тукай районы эшмәкәрләре Яр Чаллыдагы бер ресторан комплексында җыелды. Анда «Бизнес-десант» дип аталган түләүсез семинар узды.

(Тукай районы, 9 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы эшмәкәрләре Яр Чаллыдагы бер ресторан комплексында җыелды. Анда «Бизнес-десант» дип аталган түләүсез семинар узды. Бизнеска ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган әлеге чарада районның 35 эшмәкәре катнашты, дип яза җирле басма.

Бизнес вәкилләрен борчыган сораулар бик күп: аларны тикшерүчеләр дә, штраф салучылар да җитәрлек. Мондый очракларда эшмәкәрләр гадәттә кемгә барып мөрәҗәгать итәргә белмиләр. Шулай ук эшне оештыруда, сәүдә базарына чыгуда каршылыкларга юлыгалар. Семинарны оештыручылар әлеге мәсьәләләрне хәл итү юллары турында да сөйләделәр, ярдәм итәргә мөмкин булган затларның элемтә телефоннарын бирделәр.

Эшмәкәрләргә дәүләттән ярдәм күрсәтү, төрле программаларда катнашу мөмкинлекләре турында да сөйләшү булды. Бу темага сүз кергәч, семинарда катнашкан фермер Таһир Хөрмәтуллин авыл хуҗалыгы техникасы алуда кулланыла торган 40х60 программасының шартлары үтәлмәвен билгеләп үтте. «Техника сатып алдым, бәясен тулысынча түләдем, ләкин дәүләттән кайтарылырга тиешле 40 процентны тулысынча кайтармадылар», – диде ул. Чарада оештыручылар бу мәсьәләне контрольгә алырга, семинар тәмамлангач проблемага шәхсән алынырга сүз бирделәр.

Моннан тыш, очрашу барышында эшмәкәрләр өчен «Проверенный бизнес» дип аталган интернет-журнал оештыру турында да сүз булды. «Бизнес-десант»та катнашучыларга әлеге интернет-журналга үз тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге бирелде.

«Мондый очрашулар бизнес вәкилләре өчен бик кирәк һәм файдалы. Чөнки хокукый яктан булсынмы, дәүләт программаларында катнашу булсынмы –эшмәкәрләрне борчыган сораулар бихисап. Бу төр чаралар елга бер генә түгел, ешрак үткәрелсә дә яхшы булыр иде», – дип үз фикерен белдерде Тукай районында эшмәкәрлекне яклау координацион советы рәисе урынбасары Янина Дремуха.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100