news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Эчке эшләр бүлеге ришвәтчелекне кисәтү, ачыклау юнәлешендә эшчәнлек алып бара

Һәр тукайлы он-лайн режимда ришвәтчелеккә кагылышлы сорауларга җавап бирә ала.

(Тукай районы, 28 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл", Гөлчәчәк Вәлиева). Тукай муниципаль районының ришвәтчелеккә каршы комиссиясе агымдагы елның беренче утырышын уздырды. 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясау мәсьәләләре күтәрелгән әлеге җыелышта 2015-2020 елларга билгеләнгән муниципаль программа үтәлешенә тукталдылар, дип яза җирле басма.

Комиссия утырышлары квартал саен уздырылып килә. Узган елны барлыгы 29 мәсьәлә каралган. Утырышларның протоколлары, шулай ук комиссия планнары Тукай муниципаль районының рәсми порталына урнаштырыла. Шунда ук, порталның «Коррупциягә каршы көрәш» («Противодействие коррупции») бүлегендә, халык арасында сораштыру да бара. Һәр тукайлы он-лайн режимда ришвәтчелеккә кагылышлы сорауларга җавап бирә ала. Комиссия сәркатибе Робис Гатиятуллин хәбәр иткәнчә, әлеге сораштыруда тукайлылар бик пассив катнаша.

Коррупциягә каршы комиссия шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең эшчәнлеген дә күз уңында тота. Эшчәнлекләре ришвәтчелек куркынычы белән бәйле хезмәткәрләр исемлегенә узган ел 50 кеше кертелгән. Аларның эшмәкәрлек белән шөгыльләнү-шөгыльләнмәүләре, керем турындагы белешмәләре карала. Муниципаль хезмәткәрләрнең шулай ук белем турындагы документлары да аерым тикшерү аркылы уза.

Тукай районы Эчке эшләр бүлеге, башка хокук саклау органнары белән берлектә, ришвәтчелекне кисәтү, ачыклау юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Узган елда, башкарма комитет акчаларын үзләштерүдә гаепләнеп, Тукай районының бер авыл җирлегенең элеккеге башлыгына карата җинаять эше ачылган. Шулай ук мәшгульлек үзәгенә эшчәнлек программасы буенча ялган мәгълүматлар биргән җәмгыять директорына карата да ришвәтчелек юнәлешендә җинаять эше кузгатылган. ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте дүрт хезмәткәренә, административ штрафларны булдырмый калу өчен ришвәт алуда гаепләнеп, җинаять эше ачылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100