news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы хакимияте КФУда укучы чит ил студентларына азык-төлек белән ярдәм иткән

Институтның инстаграм челтәрендәге рәсми аккаунтында Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка рәхмәт җиткерәләр.

Тукай районы хакимияте КФУда укучы чит ил студентларына азык-төлек белән ярдәм иткән
www.instagram.com/univer_chelny

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Тукай районы КФУның Яр Чаллы институтында белем алучы чит ил студентларына ярдәм иткән. Аларга азык-төлек һәм беренче кирәк-яраклар китерелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай районы матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Зәкиев хәбәр итте.

Төркмәнстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан, Конго һәм Нигериядән килгән 900 студент коронавирус аркасында катлаулы хәлгә эләккән. Катлаулы матди хәл эшне югалту, халыкара акча күчерү мөмкинлеге булмау аркасында килеп чыккан. Студентларга карабодай, дөге, макарон, май, шикәр һәм чәйдән торган 900 азык-төлек пакеты тапшырылган.

«Шулай ук, район башлыгы Фаил Камаев 2,5 тонна бәрәңге, берәр тонна чөгендер һәм кишер, 10 капчык он тапшырды. Азык-төлек туплауда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары, авыл җирлекләре, шулай ук гади халык ярдәм итте», — диде Рөстәм Зәкиев.

Инстаграмм челтәрендә институтның рәсми аккаунтында Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка авыл тормыш хәлендә калган студентларга ярдәм итүгә өлеш кертүе өчен рәхмәтен җиткерелә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

К помощи иностранным студентам подключился Глава Тукаевского муниципального района. Для студентов были переданы продукты питания и средства первой необходимости. Иностранные студенты, проживающие в общежитии и Набережночелнинский институт КФУ выражает слова благодарности Главе Тукаевского муниципального района - Камаеву Фаилу Мисбаховичу 🙏🏻 за большой вклад в помощь студентам, оказавшимся в трудной жизненной ситуации. #нчикфу #профкомнчикфу #иностранныестуденты #помощьстудентам #спасибозапомощь

Публикация от НЧИ КФУ (@univer_chelny)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100