Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында техника чәчүгә тулысынча әзер
«Камский» хуҗалыгы өчен ул аерата борчуын белдерде ул, чөнки анда әле агрегатларны әзерләүгә керешкәннәр генә.
(Тукай районы, 12 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм фермерларның язгы чәчүгә әзерлеге 90нан башлап 99 процентка кадәр тәшкил итә, дип яза җирле басма.
"Бу эшне тәмамлау өчен бар көчне куярга кирәк, диде ул. «Камский» хуҗалыгы өчен ул аерата борчуын белдерде ул, чөнки анда әле агрегатларны әзерләүгә керешкәннәр генә. Ә менә «Кама» агрофирмасы язгы кыр эшләрен башларга да өлгерде. Дүшәмбе көнгә алар 80 гектар мәйданга минераль ашламалар керткән иде",- дип белдерде Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.
Техниканың, орлыкларның әзерлеген бәяләү буенча районда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре эшләде. Алар «Кама» агрофирмасында, «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә, «Чаллы яшелчәсе+», Сәйдәшев исемендәге, «Кама-Бекон», «Гигант», «Ярыш», Вилданов хуҗалыкларында булдылар. 12 апрельдә районның хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнары Мөслим районында язгы чәчүгә әзерлек турында сөйләшәчәкләр. 13ендә исә бу темага Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта семинар узачак. Чарада катнашучылар машина-трактор паркында, орлык складында булачак, предприятиенең орлык чистартучы яңа фотосепараторын караячак.
«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы гадәттә районда иң беренчеләрдән булып чәчүгә керешә. Без барганда, узган атнаның сишәмбе көнендә, биредә барлык тагылма агрегатлар машина-трактор паркы эченә тәртипләп тезеп куелган иде. «Культиватор, тырмалар, чәчкечләр тулысынча төзекләндерелде. Тракторлар әлегә мастерскойда. Аларны ремонтлау буенча да төп эшләр башкарылган, вак-төякләре генә калып бара», – дип белдерде предприятиенең баш инженеры Илдус Газизов. Хуҗалыкның бүген 5 чәчкече, 12 тырмасы, 5 культиваторы һәм туфракны өстән эшкәртә торган 2 агрегаты бар. Техника яңартуга килгәндә, узган ел Татагролизинг аша 60ка 40 программасы буенча 12 метрлы «СЗП-3,6А» дип аталган чәчү агрегаты алганнар. Инде бер сезон кулланып караганнар, техника сынатмаган. «Шушы агрегатлар белән чәчүгә керәчәкбез, техникабыз җитәрлек дип саныйм. Механизаторларыбыз да даими эшләүчеләр, нигездә, үзебезнең җирлектә яшәүчеләр. Сезон вакытында читтән эшче көчләр җәлеп итәргә туры килә анысы, ләкин алар да ел саен килеп эшләп, үзләрен күрсәткән кешеләр. Барысы да игенчеләребезнең хезмәтеннән тора, бу мөһим кампанияне яхшы гына үткәрербез дип уйлыйм», – дип билгеләп үтә предприятиенең җитәкчесе Ришат Хатыйпов. Чәчүлек мәйданнары да узган еллардан аерылмый, гектарлары шул ук калган.
«Чаллы яшелчәсе+» предприятиесе – райондагы орлык җитештерү белән шөгыльләнүче биш хуҗалыкның берсе. «Бүген складларда бөртекләрне һава кертеп җылыту бара. Бодай, солы, арпа, кыскасы, барлык орлыклар да элиталы», – дип ачыклык кертә Ришат Сәхәбетдинович.
Ләкин районның барлык хуҗалыклары кебек үк, бу предприятиедә дә ашлама, ягулык белән тәэмин итү бик авыр авыр булачак, диләр. Дөрес, ашламаны инде туплап бетергәннәр диярлек. Бер гектарга 51 килограмм исәбеннән тәэсир итүче матдә әзерләнгән. Әле тагын өстисе бар. Нигездә, үз акчаларына сатып алганнар, сөткә бирелгән субсидияне дә шул максатка кулланганнар. Ягулык материалы 90 тоннага якын кирәк, бүген 34 тоннасына акча түләнгән. Бәясенә килгәндә, узган ел литрын 33-34 сумнан алган булганнар, быел ташламалы ягулык 34 сум 61 тиен белән чыга, ди җитәкче. Ләкин шунысы бар: былтыр сөтне 29 сум 50 тиен белән сатканнар, быел ул күрсәткеч нибары 19 сум 50 тиенне тәшкил итә. Предприятие узган елга караганда айга 1 млн 200 мең сумга кимрәк акча эшли дигән сүз. Ягулык бәясе генә төшмәгән. Сүз дә юк, кыенга туры киләчәк бу шартларда. «Чаллы яшелчәсе+» предприятиесенең генә түгел, бу проблема бүген һәр авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесенең баш авыртуы.
Литры 35 сумнан булган ташламалы дизель ягулыгы быел хуҗалыкларга гектарына 20 килограмм исәбеннән, бәрәңге, чөгендер һәм яшелчәләр үстерүчеләргә өстәмә 10 килограммнан бүленәчәк, дип белдерде бу җәһәттән Хәйдәр Сабитов киңәшмәдә ясаган чыгышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз