Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында аш чөгендере алалар
«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгының Яр Чаллының «Караван» базарында үз ноктасы бар. Анда сату һәрдаим бара.
(Тукай районы, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында бөртеклеләрне урып-суктыру, көзге чәчү, туңга сөрү кебек эшләр белән берлектә, бүген район хуҗалыклары һәм фермерлар яшелчә уңышын җыю белән дә шөгыльләнәләр. «Кама» агрофирмасы кырларында тулы куәтенә шикәр чөгендере җыю бара. Сишәмбе көнгә, биредә татлы тамыразыкның 847 гектары, ягъни барлык мәйданның якынча 25 проценты җыелган иде. Фермер хуҗалыклары әкренләп барәңге алуга тотынды, дип яза җирле басма.
Яшелчәнең калган төрләре, нигездә, «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында үстерелә. Төгәлрәк әйткәндә, биредә бәрәңге, аш чөгендере, кәбестә һәм кишер игелә. Бәрәңге «Чаллы яшелчәсе+» басуларында 50 гектарда утыртылган. Барлык мәйданны да «Гала» дип аталган уртача өлгерә торган сорт били. «Бу сортны элегрәк тә кулланган бар иде. Быел Кострома шәһәреннән алып кайтып, орлыкны тулысынча яңарттык», – ди предприятиенең директоры Ришат Хатыйпов. Супер элиталы әлеге бәрәңгенең гектарыннан уртача 300-350 центнер уңыш көтәләр. Шулай итеп, барлыгы 2000 тонналап бәрәңге булыр дип уйлыйлар хуҗалыкта. Һава торышы мөмкинлек бирсә, икенче икмәкне алырга шушы көннәрдә керешәчәкләр.
Кәбестә җыюны инде башлаганнар. 50 гектарның 6сы алынган. Бүгенгә уртача уңыш 400 центнерны тәшкил итә. Соңрак өлгерә торган сортларның гектарыннан 600-800 центнерлап кәбестә алуны фаразлыйлар хуҗалыкта. Узган ел барысы 3 мең тонналап кәбестә алган булганнар, быел да шушы күрсәткечкә җитәргә планлаштыралар.
Кишерне җыярга әле иртәрәк, дип билгеләп үтә Ришат Сәхәбетдинович. Бу культура барысы 30 гектарны били.
Бүген хуҗалыкта аш чөгендере җыялар. Дүшәмбе көнне анда эшләүчеләр белән без дә аралашып кайттык. Басуда безне бригадир Мөршидә Сабитова каршы алды. Инде дүртенче елын пенсиядә булса да, кишер белән чөгендер үстерүдә алыштыргысыз оештыручы икән әле ул. Чөгендер дә, кишер кебек үк, 30 гектарга чәчелгән. Җыюны 28 август көнне башлаганнар. Дүшәмбегә 12 гектары алынган иде. Басуда сабагын чабучы, аны чистартучы техникалар һәм тамыразыкны җирдән алучы комбайн эшли. Аннары бункердан «КАМАЗ»га төяп складка озаталар. Гектарыннан 250-260 центнер уңыш чыгуын билгеләп үтә бригадир.
Базада без барган көнгә 364 тонна аш чөгендере, контейнерларга салып, саклауга куелган иде. Хәзергә 123 тоннаны сатканнар. Саклауга куелганы да кышын сатуга җибәреләчәк. «Нигездә, мәктәп туклануы белән эшлибез. Яшелчә Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләренең мәктәп һәм бакчаларына озатыла. Бездә үстерелә торган барлык төр яшелчәне дә алалар. Чөгендернең килограммын 7-9 сумнан саттык. Кәбестә 5 сумнан да кыйммәт түгел. Чагыштырганда, бәя узган елдан 8-10 процентка түбәнрәк», – дип билгеләп үтә агрофирманың директоры Ришат Хатыйпов.
«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгының Яр Чаллының «Караван» базарында үз ноктасы бар. Анда сату һәрдаим бара. Ләкин сату бәясе мәктәп туклануы бәясеннән әлләни артмый. Бүген яшелчәчеләр авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлануны көтә. Гадәттә, җитештергән продукциянең шактый өлеше шушы ярминкәләрдә сатыла.
Бәрәңгенең дә, кишернең дә, кәбестәнең һәм чөгендернең дә уңышы быел начар түгел. Бөртеклеләрне җыеп алырга һава торышының уңай торуы кирәк булган кебек, яшелчәләр өчен дә бу мөһим. Үстергән ризыкны югалтуларсыз җыеп алырга язсын, бәрәкәте булсын, дип телиләр яшелчәчеләр, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз