news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы басуында яңгыр яуганда да эшлиләр

Көн дә 30-40 кеше эшкә чыга.

(Тукай районы, 13 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Гөлчәчәк Вәлиева). Тукай районы «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы басуында эш яңгыр яуганда да тынып тормый. Авыл хезмәтчәннәре бәйрәм дип тормый, ял дип тормый, басудагысын ындырларга, ындырдагысын саклау базларына озатырга ашыга. «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында бәрәңге, чөгендер алынып беткән. Хәзерге вакытта тулы куәт белән кәбестә басуларында кызу эш бара, дип яза район газетасы.

– Бәрәңге уңышы яхшы булды. Гектарыннан 240 центнер уңыш алдык. Инде менә кәбестә дә сөендерә. Бер мең центнерга җитә уңыш күрсәткече, – ди хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.

Кәбестә биредә барлыгы 50 гектар мәйданны били. Ерактан ук ап-ак булып күренеп торган кәбестә басуында эш кайный. Район халкы, көзге кояш нурларыннан күзләрен яшереп көлешә-көлешә, үзара сөйләшеп, җирдә тәгәрәп яткан, инде киселгән кәбестә чәкәннәрен трактор арбасына төйи.

– Сентябрьнең 18ендә кердек кәбестә басуына, – ди «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы агроном-бригадиры Тәлгать Хәмидуллин. – Механика техникумы студентлары белән башлап җибәрдек эшне. Аннан педагогия институтыннан да килделәр. Һәр уку йорты белән 12шәр гектар җирдә кәбестә кисеп чыктык.

Газета хәбәрчесе хуҗалык эшчәнлеге белән танышканда басуда «бузони» сортлы кәбестә алалар иде. Бу сорт кәбестә кышка саклау өчен бик яхшы икән. Уңышны яшелчә базларына озаталар һәм шунда кышкылык өчен калдыралар.

– Көн дә 30-40 кеше эшкә чыга. Хәзерге вакытта басуга Кнәз авыл җирлегеннән килделәр. Икенче басуда Калмия, Боерган авылларыннан ярдәмчеләребез эшлиләр, – дип Тәлгать Миңзаһитович район халкының да уңыш җыюда катнашуын сөйләде.

Әлбәттә, уңыш вакытында очсыз-кырыйсыз басуларда күмәк көч бәһаләп бетергесез. Дүшәмбе, чәршәмбе көннәрендә район хакимияте хезмәткәрләре дә кәбестә алышырга килгән. Район халкы килешү нигезендә эшли, 10 процентын кәбестә белән түлиләр, дип аңлатты хуҗалык агрономы Тәлгать Хәмидуллин.

«Татарстан» совхозы бистәсе халкы – мәгариф өлкәсеннәнме ул, авыл советыннанмы, лаеклы ялдагылармы дәррәү басуга эшкә килгәннәр.


 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100