Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы буенча көзге культуралар тукландыру эшләре бара
«Явым-төшем бары файдага гына», – диләр Тукай районы авыл хуҗалыгы белгечләре.
(Тукай, 26 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Бүгенге көндә Тукай районы буенча көзге культуралар 5 мең гектар мәйданда, ә күпьеллык үләннәр 1 мең гектар мәйданда тукландырылган, дип яза район газетасы.
– Өстән явып торган яңгыр эшләрне бераз туктатып торса да, уҗымар өчен бик шифалы. Апрельдәге явым-төшемнәр файдага гына. Аеруча, ашлама кертергә өлгергән хуҗалыклар оттылар. Ашламалар яңгыр белән эреп тизрәк туфракка керә, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең игенчелек буенча белгече Галимҗан Шәйморатов.
Бүгенге көндә районның басу-кырларында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эше дә дәвам итә. Хәзергә район кырларында «туман» тукландыру агрегатлары эшли. Һава торышы очарга мөмкинлек бирмәү сәбәпле, «Кама» агрофирмасы ашлама кертүдә очкыч куллана алмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз