news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Борды авылыннан Утяшовлар гаиләсе: Без бар эшне дә бергәләп башкарабыз

Тукай районында яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы ишегалды» конкурсына портфолиолар кабул ителә.

(Тукай районы, 25 июль, "Татар-информ", "Якты юл", Гөлчәчәк Вәлиева).  Борды авылыннан Утяшовлар гаиләсе: «Без бар эшне дә бергәләп башкарабыз: бергә ашарга да пешерәбез, өен дә җыештырабыз, бакчасында, сараенда да бергә эшлибез һәм, әлбәттә инде, бергә ял да итәбез», – ди. Гаилә башлыгы Георгий Григорьевич «Электросеть» җәмгыятендә машина йөртүче булып эшли. Гаилә хуҗабикәсе Юлия Анатольевна – «Чулпан» балалар бакчасы мөдире, дип яза "Якты юл" газетасы. 

Буш вакытыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез, дигән сорауга Юлия көлеп: «Аллага шөкер, буш вакытым юк, өйдән кайтуга бакчасы, аш-су әзерләү, маллары көтеп тора, гаиләбез бик тату, монысы минем эш түгел дип тормыйбыз, чыгабыз да эшлибез», – ди.

Балалар да кул арасына керә. Аларның шулай хуҗалыкчан булып үсүләрендә әбиләренең дә роле зур. Каенана белән яшәүне халыкта бик авыр дип сөйләсәләр дә, бу гыйбарә Утяшовлар гаиләсенә туры килми. 10 ел авыл советы рәисе булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Венера Андреевна 65 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Оныкларны эшкә өйрәтүче дә, гаиләдә акыллы киңәш, төпле сүз белән ярдәм итүче дә өлкән кеше ул Венера ханым. Георгий белән Юлиянең малайлары Григорий Борды мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, Яр Чаллы шәһәренә музыка мәктәбенә дә йөри, баянда уйный. «Машиналар, техника белән бик кызыксына», – ди аның турында әнисе. Шуңа күрә дә Григорий киләчәктә инженер һөнәрен сайларга уйлый. Утяшовларның кечкенәләре – Валерия, быел 3нче сыйныфка бара. Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда эшләүче «Земляничка» бию коллективына йөри.

Утяшовлар сәламәт яшәү рәвеше, спорт яратучы гаилә. Районда уздырылган «Әти, әни һәм мин» спорт конкурсында алар быел беренче урынга лаек булганнар. Җитезләр һәр нәрсәгә өлгерә. Бәйрәмнәрне һәрчак зурлап, бөтен гаилә белән бергә җыелып уздыралар. Февраль аенда өйләнешүләренең 15 еллык юбилеен билгеләп үткәннәр. Ай саен диярлек табигать кочагына чыгып ял итәләр. Ә хуҗалыкларына килгәндә, үгезләр, дуңгызлар, тавыклар асрыйлар. Бакчаларында җиләк-җимеш агачлары, яшелчәләр үстерәләр.

Шулай үз бәхетләрен үзләре төзеп, үзләре саклап, үзләре шуннан тәм табып яши бирә Утяшовлар гаиләсе. «Иң яхшы ишегалды» конкурсында уңышлар телибез аларга!

news_right_1
news_right_2
news_bot