news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Боерган авылында инвалидлар ункөнлеге кысаларында очрашу узды

Тукай районы Боерган авылында инвалидлар ункөнлеге кысаларында очрашу узды

(Тукай районы, 15 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Боерган авылы мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында район вәкилләре – пенсия фонды, социаль яклау идарәсе, инвалидлар оешмасы катнашында табын артында «түгәрәк өстәл» чарасы үтте, дип яза җирле басма.

Чарада барысы 21 инвалид катнашты. Район вәкилләренә күп сораулар бирелде. Инвалидларны аеруча хастаханәләрдәге хезмәт күрсәтү мәсьәләсе борчый, бигрәк тә Күзкәй участок шифаханәсенең көндезге стационарга гына калуы җирле халыкны бик борчый. Халыкның сораулары бик күп, киләчәктә мондый чараларга сәламәтлек саклау оешмасыннан да вәкилләр килсен иде, дигән теләктә калды боерганлылар.

Декада уңаеннан шулай ук авыл җирлегенең инвалидлар оешмасы җитәкчесе Филига Мингазова белән берлектә урын өстендә ятучы, ярдәмчесез калган, йөри алмаган авылдашларның өйләренә барып, хәлләрен белештеләр, күчтәнәчләр тапшырдылар, дип хәбәр итә безгә Боерган авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илүзә Шамилова.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot