news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Боерган авылына кул эшләре осталары җыелды

Безнең апа-абыйларыбызның кул эшләре югалмас дигән теләктә калабыз, ди ветераннар оешмасы рәисе Флүзә Сәлимова.

(Тукай районы, 18 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Боерган авылында уздырылган «Җан җылымны өргән гөлләрем» дип аталган бәйрәмгә авылның кул эше осталары кунак итеп чакырылды. Алдан ук мәдәният йортында осталарыбызның «Күңел көзгем – кул эшләрем» исемле күргәзмәсе тәкъдим ителде, дип яза җирле басма.

Фәния Салихова, Гөлфия Әһлиева, Мәхтүмә Сәлахова, Тәнзилә Вәлиева, Халисә Мулланурова, Сания Каюмова, Әнисә Сәлахова, Әнисә Арысланова, Алсу Нуркаева, Гөлсинә Галиева, Татьяна Ким, Мөслимә Сабирова, Рәсимә Шамилова, Фәимә Маннанова, Гөлүсә Миңнәхмәтова, Гөлсәрия Шайхразыева, Гөлшат Галиева, Гөлчәчәк Шамилова, Айрат Шәйхулов, Асия Миргасыймоваларның күз явын алырлык эшләнмәләре бөтен авыл халкын таң калдырды. Кул эшләре янына «Халкыбызның күңел җәүһәрләре – китапларда» исемле китап күргәзмәсе дь ясап куйдык. Күргәзмәгә куелган китаплардан татар халкының киемнәре, бизәнү әйберләре, күн һәм ефәкләрнең тарихы, агач һәм башка материалдан ясалган кул эшләнмәләре, чигү-тегү үрнәкләре белән танышырга була.

Бәйрәмебезгә нур өстәп, Калмия авылында яшәүче, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, мөгаллимә Хәния Гәрәева белән район шагыйрәсе, Рәшит Гәрәй бүләге иясе, укытучы Зөләйха Закирова да катнаштылар. Аларның искиткеч кул эшләрен, мәгънәле шигырь, җырларын халык бик яратып кабул итте. Мәктәптә эшләп килүче «Оста куллар» түгәрәге кызлары (укытучылары Гөлчәчәк Шамилова) өчен бүгенге бәйрәм чын ачыш булды, алар кул эше осталарына мастер-класс та күрсәттеләр.
Сүзләрдән бизәк чигүче авылдашларыбыз Бибинур Хәмәтова, Фәйрүзә Габидуллина, Гөлфия Әһлиева, Фатыйма Абдуллиналарның чыгышлары уйландырды, күңелгә шатлык өстәде. Колыш авылыннан килгән кунакларыбыз Тәзкирә Авзалова, Гөлфинә Зайдиева, Боерган кызлары Алия һәм Айсылу Шайхразыева, Гөлфия Мәхмүтова, Татьяна Ким, Заһирә Әхкыяметдиноваларның җырларын тыңлап кинәндек.

Авыл җирлеге башлыгы Зарифьян Камилянов, район советы депутаты, эшмәкәр, бәйрәмнең төп иганәчесе Айрат Арслановларның җылы сүзләре, изге теләкләре бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Айрат Мөҗәһит улының иң өлкән яштәге осталарыбыз – Мәхтүмә Сәлаховага (80 яшь), Фәния Салиховага (85 яшь), Гөлфия Әһлиевага (80 яшь) иң матур теләкләр белән күчтәнәч тапшыруын бик яраттык.

Халык мәдәнияте – ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы. Безнең авылыбызда зур күргәзмә залларын бизәрлек картиналар, чигешләр бар. Саф чишмә суыдай саркып чыккан күңел җәүһәрләребезне яшь буынга тапшыру, аларны өйрәтү – безнең бурыч. Бердәнбер үрнәктә булган авторлык эшләре бик югары бәяләнгән чорда безнең апа-абыйларыбызның кул эшләре югалмас дигән теләктә калабыз, дип белдерә Боерган авылы китапханәчесе, ветераннар оешмасы рәисе Флүзә Сәлимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100