news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы "Биклән" җитештерү кооперативы җитәкчеләре планнары белән уртаклашты

Биредә яңа туган бозаулар хисабына терлек санын арттыру бурычы куела.

(Тукай районы, 16 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). "Биклән" җитештерү кооперативында җитәкчеләр алышынды. Хуҗалыкның баш агрономы итеп Артем Волков, җитәкче вазифаларына Руслан Вагыйзов билгеләнде. Чираттагы семинарда алар киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

Агымдагы елда хуҗалыкта яңа контора бинасы сафка басты. Төзелеш эшләре 18 миллион сумлык булган. Хәзер бер түбә астында хуҗалыкның баш офисы, бухгалтерия, эшчеләр өчен ун бүлмәле тулай торак урнашкан. Анда читтән килеп эшләүче 27 кеше яши.

Гарсеван Вардерасян сүзләренә караганда, хуҗалыкта киләсе елга ашлык киптерүче җайланма алырга планлаштыра. "Гигант" хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов район хуҗалыкларында үзен уңай яктан күрсәткән җайланмаларны өйрәнергә киңәш итте. Әйтик, Түбән Новгород шәһәреннән кайтарылганнары үзен аклый.

Бүген «Биклән»нең өч «Дон», бер «Акрос» комбайны, 14 «МТЗ-80» һәм өч «К-700» тракторы бар. Быел 60х40 дәүләт программасы буенча бер чәчү комплексы кайтарылган. Инвестор сүзләренчә, яңа елда остаханә бинасын капиталь төзекләндерү планы бар.

Уңай үзгәрешләрнең тагын берсе – дүрт яңа төзелгән силос-сенаж базлары. Бу күләмле эшнең бер өлеше дәүләт программасы буенча эшләнгән, калганы – үз акчаларына, диде җитәкче.

Терлек торагы да яңартылган. 260шар башка исәпләнгән торакларда терлек салкын ысул белән асрала. Белгечләр мондый ысулның кулай якларын билгеләп үтте, иң беренче чиратта – маллар чиста.
Яңа җитәкче Руслан Вагыйзов планнар белән уртаклашты.

Яңа туган бозаулар хисабына терлек санын арттыру бурычы куела. Бүгенгә аларның саны 600дән артык. Савым сыерларны яңа төркемнәргә аеру һәм рационны яңача төзү хисабына сөт күләме артыр дип көтелә. Бүгенгә кооперативта 380 савым сыер исәпләнә, бер баш сыерга 13 килограмм сөт савыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100