news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Биклән авылында яшәүче мошенникларга 53 мең сум акча күчергән

Март аенда гына да өч тукайлы үзләренең хәләл акчаларыннан коры калган.

(Тукай районы, 2 апрель, "Татар-информ","Якты юл"). Интернет челтәре аша алдаучы мошенниклар көн дә яңа тозак коралар. Март аенда гына да өч тукайлы үзләренең хәләл акчаларыннан коры калган. Сату-алу, хезмәт күрсәтү турындагы белдерүләр чыгара торган сайт аркылы Биклән авылы кешесе мошенникларга 53 мең сум акча күчерсә, Сосновый Бор бистәсеннән бер тукайлы 40 мең акчасын югалткан.

Узган атнада Түбән Суыксу авылында яшәүче тагын бер тукайлы Интернет аша зыян күргән. Ул банк сайтында кредит алу өчен белешмә калдырган була. Шуннан соң аңа исемен Владимир дип таныштырган кеше, шалтыратып, кредит ставкасын 12 процентка кадәр төшерергә вәгъдә итә. Счетка 50 мең сум акча күчерергә куша. Тукайлы, шушыларга ышанып, «банк хезмәткәре» әйткәнне эшли. Соңыннан инде моның бары алдау икәнлеген аңлап, эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге башлыгы урынбасары Руслан Исмәгыйлев әйткәнчә, мондый төр җинаять эшен ачыклау бик авыр, чөнки зыян күрүче белән мошенник бары Интернет, яисә телефон аркылы гына аралаша.

Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге тукайлыларны шушындый очракларда сак булырга, теләсә кемгә акча күчермәскә, банк картасы номерларын чит кешеләргә әйтмәскә өнди. Сату-алу, телефон, сайт аркылы башкарыла торган эшләрдә сак булсагыз иде, дип кисәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100