news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Биклән авылында велосипедта кагыйдәләрне үтәп, дөрес йөрергә өйрәнделәр

Тукай районы Биклән авылы китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен махсус туристик сәфәр оештырылды.

(Тукай районы, 4 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Биклән авылы китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен махсус туристлык сәфәре оештырылды. Иң баштан кызыклы сәфәрдә катнашучылар белән «Җәяүле. Велосипедчы. Машина йөртүче» дип исемләнгән әңгәмә узды, дип яза җирле басма.

Аннары балалар велосипедта дөрес йөрергә, кагыйдәләрне үтәргә, игътибарлы булырга гамәлдә өйрәнде. Моннан тыш балалар белән кечкенә генә күңел ачу чарасы да оештырдык, рәхәтләнеп карбыз ашадык. Ачык һавада үткән бәйрәмнән балалар бик канәгать калды, алга таба да мондый очрашуларның үткәрелүен сорадылар, дип яза Биклән авылының китапханә мөдире Гөлнара Мирходжаева.

news_right_1
news_right_2
news_bot