Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Биклән авылында «Сабантуй чишмәсе» ачылды
Тантаналы өлешне район башлыгы Васил Хаҗиев ачып җибәрде.
(Тукай районы, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Рәзинә Сәетгәрәева). 2017 елның 24 сентябре Биклән авыл тарихына төзекләндерелгән «Сабантуй чишмәсе»н ачу вакыйгасы булып кереп калды. Ничәмә-ничә гасырлар буе челтерәп аккан, Сабантуй бәйрәмнәрендә халыкны тәмле, сихәтле сулары белән сыйлаган изге чишмәне ачу тантанасына бик күп кунаклар килгән иде. Алар арасында район башлыгы Васил Хаҗиев, аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев һәм шушы изге эштә матди ярдәм күрсәткән «Таттелеком» оешмасының генераль директоры ярдәмчесе Рөстәм Зәкуан бар иде. Шулай ук «Татарстан – Яңа гасыр» каналы алып баручысы Рамил Гарипов, Казаннан бер төркем артистлар килгән иде, дип яза җирле басма.
Тантаналы өлешне район башлыгы Васил Хаҗиев ачып җибәрде. «Авылларда хәзер барлык өйләргә су кертелгән булса да, челтерәп агып торган чишмәләребезгә җитми инде. Чишмә гомер-гомергә яшәеш, илһам, рух чыганагы булган. Аңа бүген дә хөрмәт, кадер һәм ихтыяҗ зур. Авылларда дистәләгән чишмәләр төзекләндерелә, «Сабантуй чишмәсе» – чираттагысы», – диде ул. «Таттелеком» оешмасының генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин исеменә, шушы эшне башкарып чыккан төзүчеләр бригадасы җитәкчесе Низами Әмирхановка, авылыбыздан чыккан җырчы, Татарстанның атказанган артисты Илнар Сайфиевка рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Аннан соң тантананың иң истәлекле мизгеле – кызыл тасма киселде. Җитәкчеләр артыннан халык чишмә юлына агылды. Республикадан килгән Нурислам хәзрәт һәм авылыбыз имам-хатыйбы Мөдәфис хәзрәт йомры ташлардан мәчеткә охшатып ясалган, кечкенә генә айлы манара куелган бюст кырыенда тукталып азан әйттеләр. Шуннан соң бар да изге чишмә янына төшеп, аның сихәтле суыннан авыз иттеләр. Әлеге бюст дүрт яклы: аның һәр як тәрәз уемында калайга чокып язылган язулар эленгән. Ике ягында – изге догалар, бер ягында – шушы чишмәне төзекләндерүдә өлеше кергән кешеләрнең исемлеге, ә дүртенче ягында шушы авыл шагыйрәсенең чишмә турындагы шигыре.
Чишмә каршындагы тау буенда халык утырып ял итә торган урын булдырылган: уртада кып-кызыл гөлләр, утыргычлар, аяк астына матур итеп вак таш җәелгән. Бикләннең данлыклы «Хәтфә» фольклор ансамбле нәкъ менә шушы матур үзәнлектә ял итеп, халыкка матур җырларын бүләк итте. Арада көянтә-чиләк аскан чибәр-чибәр кызлар да күренде. Авылның данлыклы гармунчысы, Татарстанның атказанган артисты Илдус Абдуллин тараткан моңнар авылның икенче башына кадәр ишетелде. Көн явымлы булуга да карамастан, чишмә буенда халык артканнан-арта гына барды. Бикләнлеләр өчен чын мәгънәсендә сабантуе бәйрәме булды ул. Тик бүгенге көрәш батырлары – изге җанлы, алтын йөрәкле кешеләр, юмарт иганәчеләр иде.
Бәйрәмне Казан кунагы Айрат Ильясов алып барды. Беренче итеп ул сүзне шушы чишмәне ачуга зур өлеш керткән Биклән егете, җырчы Илнар Сәйфиевка бирде. «Чишмәне төзекләндерү, ачу белән генә эш бетми, аны сакларга, карап торырга кирәк», – диде Илнар Сәйфиев. Аннан ул авылдашларына, кунакларга үзенең матур җырларын бүләк итте. Аннары сәхнә түренә берәм-берәм татар эстрадасының танылган артистлары – Илсаф, Рөстәм Закиров белән Люция Мусина, Булат һәм Динә Нигъмәтуллинлар, Алинә Сафиуллина, Вадим Захаров күтәрелде.
Бикләнлеләр бии-бии җыр тыңлады, бәйрәм итте. Кичкә кадәр чишмә юлыннан халык өзелмәде. Үзем дә шушы матурлыктан аерыла алмыйча, чишмә буена кат-кат төшеп тәмле суыннан авыз иттем. Әйтерсең лә, балачагым әйләнеп кайтты, көянтә-чиләк асып чишмәгә төшкән чаклар искә төште.
Бүген чишмәбезне танып та булмый, ул әйтерсең лә яңа күлмәк киде, тирә-ягы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз