news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Биклән авылында инвалидлар декадасы уңаеннан җылы очрашу узды

Чарага килгән һәр кунакка җирле шагыйрь, отставкадагы полковник Рим Гыйлемханов үзенең яңа гына табадан төшкән «Туган җирем» китабын бүләк итте.

(Тукай районы, 9 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Биклән авылында инвалидлар декадасы уңаеннан бик җылы очрашу узды, дип яза җирле басма.

Баянда Наил абый Мөхтәров, Мирза абый Гыймадиев һәм бик өметле яшь баянчы, авыл мәдәният йортының яңа хезмәткәре Дамир Исламов башкаруында татар моңнары яңгырады.

Ике елдан артык өлкәннәр алдында «Яшь театрал» балалар коллективы да чыгыш ясый. Алар Габдулла Тукай әкияте буенча куелган спектакль күрсәттеләр. Динә Хөсәенова әбисенә багышланган бик матур җыр җырлады, ә Гүзәл Зыядинова Мәләкәс шагыйрәсе Роза Семенованың «Сугыш җиле кабат исмәсен» шигырен сөйләде. «Бу шигырь күңелләрне айкады, безнең сугыш һәм сугыштан соңгы чорны бик дөрес итеп сөйләп бирә», – диде очрашуга җыелган кунаклар. Чыннан, Роза Петровна үз шигырендә язган дәһшәтле хәлләрне бик күбебезгә күрергә туры килде. Чарага килгән һәр кунакка җирле шагыйрь, отставкадагы полковник Рим Гыйлемханов үзенең яңа гына табадан төшкән «Туган җирем» китабын бүләк итте.

Шушы очрашуны әзерләүдә булышкан авылдашларыбызга бик зур рәхмәт әйтәсе килә, аларның ярдәме белән чәй табыны әзерләнде. Авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллинага исә аерым рәхмәт. Аның дәрт-дәрманы, кешеләргә карата булган тирән ихтирамы булмаса, мондый җылы очрашулар да булмас иде. Үзләрендә көч, килергә теләк тапкан өлкәннәребезгә дә зур рәхмәт. Бер очрашып үзара хәл сорашу да бит күңелләргә рәхәт була, борчуларны оныттыра, дип яза Биклән авылының китапханә мөдире Гөлнара Мирходжаева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100