news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Биклән авылы балалары корабль капитаны белән телефоннан сөйләште

Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган хәрби-патриотик чара үткәрелде.

(Тукай районы, 1 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Үткән ялларда Тукай районы Биклән авылының китапханәсендә Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган хәрби-патриотик чара үткәрелде. Балаларга беренче хәрби флот, аның тарихы турында тулы мәгълүмат бирелде. Шулай ук балалар Петр заманында ук безнең авыл кешеләренең беренче хәрби диңгез флоты төзелешендә катнашканнары турында кызыксынып тыңладылар, ди па яза җирле басма.

Моннан тыш балалар өчен икенче ранг капитаны, 25 ел Советлар Союзы Герое адмирал Горшков исемендәге авиация крейсерында хезмәт иткән Сергей Валентинович Зуев белән телефон аша конференция оештырылды. Балалар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә Сергей Валентиновичка кызыксындырган сорауларын бирделәр. «Олы корабльдә ничә кеше хезмәт итә?», «Советлар Союзы һәм чит илләр арасында нинди мөнәсәбәт хөкем сөргән?», «Диңгезләрдә яшәүче китлар һәм дельфиннарны күргәне булганмы» һ.б. шундый сораулар тынып тормады. Балалар капитан Зуев белән аралашудан бик канәгать калды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100