news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Биклән авыл жирлеге – тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча иң яхшысы

31 балл җыеп, ул авыл җирлекләре арасында икенче урынга чыкты.

(Тукай районы, 22 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Биклән авыл җирлеге 2017 елда халыкның тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үткәрелгән республика күргәзмә-конкурсының беренче этабында иң яхшы муниципаль берәмлекләрнең берсе буларак билгеләнде, дип яза район газетасы.

31 балл җыеп, ул авыл җирлекләре арасында икенче урынга чыкты. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында Яр Чаллының 15нче янгын сүндерү отряды башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахов җирлек башлыгы Мансур Шакирҗановка ТР гражданлык оборонасы җитәкчесе – ТР Премьер-министры Алексей Песошинның котлау хатын тапшырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100