news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы башлыгы “Язылу бүләк ит” акциясенә кушылды

Васил Хаҗиев Тукай районы “Якты юл” – “Светлый путь” газетасын Мәләкәс авылы җирлегендәге сигез инвалидка яздырган.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев “Язылу бүләк ит” акциясенә кушылды һәм Мәләкәс авылы җирлегендәге сигез инвалидка районның “Якты юл” – “Светлый путь” газетасын яздырды, дип хәбәр итә район газетасы.

Искәртеп үтик, ноябрь ахырында республикада “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин тарафыннан игълан ителгән хәйрия акциясе башланып киткән иде.

Акция кысаларында теләге булган һәр кеше Яңа елга кадәр аз керемле гаиләләргә, пенсионерларга, инвалидларга вакытлы матбугат басмаларын яздырып, бүләк ясый ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100