news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев 8 декабрьдә эшеннән китә

Васил Хаҗиев Тукай районы башлыгы вазифасын 2010 елның июненнән башкарып килә.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев 8 декабрьдә үз вазифасыннан китә, дип яза районның “Якты юл” – “Светлый путь” газетасы.

Район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе 8 декабрьдә Тукай районы советының чираттан тыш утырышында карала. Шулай ук сессиянең көн тәртибендә Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына бәйге, Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын калдыру турында мәсьәләләр бар.

Васил Хаҗиев Тукай районы башлыгы вазифасын 2010 елның июненнән башкарып килә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100