Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев сайлауларда катнашты
Фаил Камаевның Тукай районы белән җитәкчелек итә башлавына бүген төгәл 100 көн.
(Тукай районы, 18 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Түбән Суыксу авылында тавыш биргән район җитәкчесе Фаил Камаев һәм Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Тукай районы кураторы Эдуард Вафин тукайлыларның сайлауларда актив катнашуын билгеләде. Сайлау участогы урнашкан авылдан еракта яшәүчеләрне махсус автобуслар белән алып киләләр, физик мөмкинлекләре чикле гражданнар янына комиссия әгъзалары махсус күчермә урналар белән чыга. Бу турыда район газетасы хәбәр итте.
Тукай районында 44 сайлау участогы эшли. Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Тукай районы кураторы Эдуард Вафин Түбән Суыксу авылындагы 2656 нчы сайлау участогында тавыш бирде. Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев та җәмәгате белән шушы сайлау участогында үз фикерен белдерде. Фаил Мисбахович өчен бүген тагын бер яктан үзенчәлекле көн – аның Тукай районы белән җитәкчелек итә башлавына төгәл 100 көн, диелгән әлеге хәбәрдә.
Фаил Мисбахович районда сайлауларның барышына бәя биреп, халыкның активлыгын, район, республика һәм ил үсешенә битараф булмауларын билгеләп үткән. "Бүгенге сәяси вакыйга - алдагы алты елга үсеш стратегиясен билгели торган сайлаулар. Шуңа күрә без, беренчедән, сайлауларның тыныч үтүен тәэмин итәргә тиеш, икенчедән, муниципаль хезмәткәр буларак, теләгем - сайлауларда күбрәк гражданнарның катнашуы. Алар һәрберсе үзләренең гражданлык хокукларыннан файдаланырга тиеш. Бүгенге сайлаулар Россиянең генә түгел, башка илләрнең дә игътибарында. Шуңа күрә аларның ничек үтүе киләчәктә халыклар арасында урнашачак мөнәсәбәтне дә билгели. Без илнең тотрыклылыгы, иминлеге өчен тавыш бирәбез. Шул исәптән, сайлауда актив катнашуыбыз безнең Тукай районының үсешен дә тәэмин итәчәк, федераль, республика программаларында катнашуга юл ачачак. Үсеш преспективасы Яр Чаллы белән уртак проектларны да күздә тота. яңа программа продуктларын гамәлгә ашыруның беренче баскычы - 20 мартта районда шәһәр белән берлектә республика дәрәҗәсендәге утырыш узачак", - дигән башкарма комитет җитәкчесе.
Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Тукай районы кураторы Эдуард Вафин да сайлауларның ил язмышы өчен мөһим сәяси вакыйга икәнен билгеләп үткән. "Тотрыклылык ул гомерлек түгел, ул даими хезмәт. Ил бүген бик җаваплы чорга аяк баса, сайлаулар алдагы алты елга үсеш векторын билгели", - дигән ул.
Түбән Суыксудагы сайлау участогында сәгать унга барлык сайлаучыларның 30 проценттан артыгы тавыш биргән иде инде.Район территориаль комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, көндезге сәгать унбергә Тукай районында якынча 30 процент сайлаучы үз тавышын биргән, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз