news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы башлыгы "Бердәм Россия" праймеризына хатыны белән бергә килгән

"Предприятиеләрне, хуҗалыкларны күтәрү, яңаларын булдыру буенча максатчан программаларыбыз бар", - дигән Камаев.

Тукай районы башлыгы "Бердәм Россия" праймеризына хатыны белән бергә килгән
tukai-rt.ru

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Бүген "Бердәм Россия” сәяси партиясенең праймеризы уза. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев сайлау участогына хатыны белән бергәләп килгән. Бу турыда "Якты юл" район басмасы хәбәр итте.

"Бүген иртән-иртүк кырларны карап чыктым да, хатыным белән тавыш бирегә килдек. “Бердәм Россия" партиясе илнең сәяси көче ул. Мондый алдан тавыш бирү мөмкинлеге дә аның ТР Дәүләт Советы сайлауларына җитди каравын раслый", - дигән Фаил Камаев.

"Тукай районында 40 меңнән артык кеше яши. Аларның ихтыяҗларын канәгатләндерү өчен мин үзем дә лаеклы депутатларга таянырга телим. Без тукайлыларның икътисади, социаль мәсьәләләрен хәл итү өстендә даими эшлибез. Предприятиеләрне, хуҗалыкларны күтәрү, яңаларын булдыру буенча максатчан программаларыбыз бар", - дигән Камаев.

Тукай районы бермандатлы ике округка – Зәй һәм Боровецкий округларына карый. Боровецкий округына Әҗмәкәй, Калмаш, Күзкәй, Боерган, Калмия, Кече Шилнә авыллары җирлекләре керә. Калган унҗидесе Зәй округында.

Зәй округыннан кандидатлар өчәү – Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, “РИТЭК“ компаниясе генераль директоры урынбасары Николай Нефедов. Боровецкое округыннан икәү – “Эссен Продакшн“акционерлык җәмгыяте генераль директоры, ТР Дәүләт Советының даими булмаган нигездә эшләүче депутаты Леонид Барышев һәм ТР урман хуҗалыгы министры, “Бердәм Россия“ партиясе әгъзасы Равиль Кузюров.

Бердәм сайлау округы буенча 102 кандидат теркәлгән. Тукай районда 7 исәпләү участогы эшли. Калмаш авылында урнашкан 16.060.01 участок Боровецкий округына караган. Аңа Калмаш, Әҗмәкәй, Кече Шилнә җирлекләренә караган 12 авыл керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100