news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Башкарма комитеты түрәсе “җир мәсьәләсен” хәл итәргә тәкъдим иткән

Суд муниципалитетның элеккеге хезмәткәрен мошенниклыкта гаепле дип тапкан.

(Чаллы, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Тукай районы Башкарма комитеты түрәсе эшмәкәргә 200 мең сумга “җир мәсьәләсен” хәл итәргә тәкъдим иткән һәм шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

2015 елның җәендә Тукай районы Башкарма комитеты түрәсе төзелеш базасы урнашкан Новотроицк авыл җирлегенә җир участогы карарга килгән. Төзелеш базасы хуҗасы җирне рәсмиләштерү теләген белдергән. Түрә билгеле суммага бу процессны тизләтергә әзер булуын, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе белән элемтәсе булуын әйткән. Бу хезмәт 200 мең сум дип бәяләнгән.

Әмма акча тапшырылмаган. Полиция хезмәткәрләре түрәне автомобилендә кулына банкнотлар тоткан килеш кулга алган. Соңрак ул аларны беркемгә дә бирергә җыенмавы, ә үзләштерергә теләве ачыкланды.

Чаллы суды муниципалитетның элеккеге хезмәткәрен мошенниклыкта гаепле дип тапкан һәм һәм 10 айга иреген чикләү белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100