news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы башкарма комитеты башлыгы аферада шикләнелә

Тикшерү фаразы буенча, башкарма комитеты башлыгы 16 авыл җирлеге башлыгын авылларны төзекләндерү үткәрелде диеп, документларга кул куярга мәҗбүр иткән.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тукай районы башкарма комитеты башлыгы авылларны төзекләндерү буенча афераларда шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Караклык факты Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган. 2018 елда «Тукай Тепло-Газ» компаниясе җитәкчесенең республиканың Тукай районында 16 авыл җирлегендә, янәсе,төзекләндерү буенча башкарылган эшләр турында документлар әзерләве ачыкланган. Бу документларны ул кул кую өчен башкарма комитет башлыгы Ленар Авзаловка тапшыра, ә анысы, үз чиратында, җирлек башлыкларын имзаларын салырга мәҗбүр итә.

Ялган документлар нигезендә компания директоры 1,5 млн сум тирәсе акча алган.

«Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, бу факт буенча «Мошенниклык» һәм «Хезмәт вәкаләтләрен арттыру» маддәләре нигезендә җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддәләр санкцияләрендә каралган максималь җәза булып, ун елга кадәр иректән мәхрүм ителү тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100