news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы балалары урман "Алып"лары турында белделәр

Алар «Урман байлыгы» викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр.

(Тукай, 12 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Урман великаннары» дип аталган экологик-танып белү уены уздырдылар, дип яза җирле басма.

Катнашучылар ике командага бүленеп уйнадылар. Алар ылыслы, яфраклы һәм экзотик агачлар турындагы табышмакларга, «Урман байлыгы» викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр. Балалар табигатьнең нәрсә икәнлеген, табигатьтә үзләрен ничек тотарга кирәклеген сөйләделәр. Балалар конфет агачы, сөт агачы, кипарис, баобаб кебек сирәк агачлар турында белделәр. «Урман великаннары» викторинасы җирдәге тереклекнең никадәр әһәмиятле икәнен ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot