news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы балалары сыерчыклар өчен оялар куйды

Хәзер 11 агачны 11 сыерчык оясы бизи.

(Тукай районы, 14 апрель, "Татар-информ", "Якты юл", Зәринә Гыймазиева). Тукай районы Биклән авылында мәктәп белән балалар бакчасы янәшә урнашкан. Балалар бакчасы ишегалдындагы агачлардагы кошларның матур итеп сайрашуы – күңелләрне иркәли, яз җитүе турында хәбәр итә.

Агачларда берсеннән-берсе матур яңа оялар, ә ул ояларга парлы сыерчыклар кунган. Алар берсен-берсе уздырып сайрашалар, янәсе, күрәсезме аларга нинди матур урында оя куйганнар. Агачлардагы оялар саны – 11! Нинди генә формада юк бит болар: шакмак та, өчпочмак формасында да бар, аларны барысын да кул осталары ясаганы әллә каян күренеп тора, шөкер.

Әйтергә кирәк, Биклән авылының «Әллүки» балалар бакчасында сыерчык оялары бик иске иде. Шул уңайдан зурлар (10 оя) һәм уртанчылар төркеменең (1 оя) әтиләре ярдәме белән, бездә бик саваплы эш башкарылды. Хәзер 11 агачны 11 сыерчык оясы бизи. Бу саваплы эшләребез бәйрәмгә әверелде. Ул көнне тәмләп пешкән коймак һәм чәй табыны янына шушы эшне башкарган әти-әниләр килде. Сыерчык оясы бәйрәме үткәрдек дисәк тә һич арттыру булмас! Алар үзләренең эшеннән үзләре канәгатъ калып, аш-су осталарына рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән өйләргә таралдылар. Балалар куанычына бу көннәрдә чик-чама юк, күп ояларда сыерчыклар үз ояларын тапты, балалар өчен көн-төн симфония уйный.

Өлкәннәр бердән – кошларны оялы итсә, икенчедән – балаларга күпме шатлык бүләк иттеләр. Әле бу симфония язын да, җәен дә күп еллар яңгырар, ә бу моңга сабыйларның шат авазы да кушылса, безнең балалар бакчасы – җәннәт бакчасына әверелер!
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100