Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы балалары «Экология эрудиты» викторинасында катнаштылар
Авылда эко-викториналар оештыруның максаты – укучыларда экология фәненә мәхәббәт тәрбияләү.
(Тукай районы, 1 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Кнәз авылының мәдәният йортында «Экология эрудиты» дип исемләнгән эко-викторина оештырылды. Чараның яшь катнашучылары «Нинди агач икәнен белергә», «Кошлар һәм хайваннар», «Гөмбәләрне танып беләбез» дигән берләштерелгән сорауларга җаваплар эзләделәр, дип яза җирле басма.
Викторинаны оештыручылар балаларның биология фәне буенча белемнәрен генә тикшереп калмадылар, төп геройлар – кошлар һәм хайваннар катнашкан әдәби әсәрләрне исләренә төшерделәр. Моннан тыш яшүсмерләр әйтемнәр, мәкальләр дә әйтергә тиеш иде. Кнәз авыл җирлегенең яшь эрудитлары барлык биремнәрне дә төгәл үтәделәр, үзләренә кирәкле кызыклы мәгълүмат туплый алдылар. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләр жетоннар – чыршы күркәләре белән бүләкләнде. Викторина ахырында кемнең ничә жетоны булган, шулар исәпләнде. Экология буенча бик яхшы нәтиҗәне Кристина Новикова күрсәтте, аңа лаеклы беренче урын һәм 20 конфет тапшырылды. Икенче урында Маша Захарова белән Эльвина Хәҗрәтова калды, алар 16 конфетка лаек булды. Өченче урынны Камил Миңнегәрәев алды һәм аңа 12 конфет бирелде. Жетоннары әз булучыларга 5әр конфет бүләк ителде.
Авылда эко-викториналар оештыруның максаты – укучыларда экология фәненә мәхәббәт тәрбияләү һәм үсемлекләр, хайваннар дөньясын тагын да яхшырак белү тора.
Моннан тыш укучылар үзләрендә табигатькә карата сакчыл караш та тәрбияли, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз