news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Бәтке авылының ирекле янгын сүндерүчеләре бүләкләнде

Аларга Татарстан Республикасы гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллинның дипломы тапшырылды.

(Тукай, 16 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Бәтке авылының ирекле янгын сүндерүчеләре республика күләмендә уздырылган «Иң яхшы ирекле янгын сүндерүчеләр командасы» күргәзмә-конкурсында өченче урынны яулап кайттылар, дип яза җирле басма.

Аларга Татарстан Республикасы гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллинның дипломы тапшырылды. Бәтке авылында ирекле янгын сүндерү командасында нибары ике кеше – Николай Апаков һәм Олег Бисеров эшли. Алар Бәтке, Мәләкәс һәм Круглое Поле җирлекләрендәге авылларга һәм бу территорияләрдәге бакчачылык ширкәтләренә хезмәт күрсәтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot