news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Бәтке авылында спорт мәйданчыгы ачылды

Проектның бәясе - 8,5 млн сум.

(Тукай районы, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Бәтке авылындагы спорт мәйданчыгы республика программасы кысаларында эшләнде. Проектның бәясе - 8,5 млн сум, дип яза җирле басма.

Мәктәп янында, элеккеге хоккей корты территориясендә урнашкан әлеге мәйданчык хәтта шәһәрдә яшәүчеләр көнләшерлек, бик матур һәм уңайлы килеп чыккан. Биредә уен кыры гына да 1800 квадрат метрны тәшкил итә. Монда футбол гына түгел, волейбол, баскетбол, туплы хоккей (гандбол) уйнарга мөмкинлек булачак, кыш көне мәйданчык хоккей корты буларак файдаланылачак.

– Дөресен әйткәндә, мин сездән ак көнләшү белән көнләшәм, – диде җирлек башлыгы Максим Ионычев үз чыгышында балаларга мөрәҗәгать итеп. – Без үскәндә туп тибәргә чирәм җир булса да шатлана идек. Әле анысы да туфракка әйләнә торган иде. Ә сезгә нинди уңайлыклар тудырыла – шөгыльләнегез генә! – диде ул. Бәткелеләрне әлеге вакыйга белән котларга район башлыгы Васил Хаҗиев та килгән иде. Ул мәйданчыкның беркайчан да буш тормавын, файдага эшләвен теләде.

Тәбрикләүләрдән соң спорт мәйданчыгына район дәрәҗәсендә күпләгән җиңүләр яулаган каратэчылар командасы үз һөнәрләрен күрсәтте. «Күн туп» республика ярышларында призер булган минифутболчылар үз уеннарын тәкъдим итте. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче футболчылар да үз осталыкларын күрсәтте.

Бәйрәм чарасына күрше авыллар мәктәпләреннән дә балалар һәм аларның укытучылары килгән иде. Чөнки бу спорт комлексында футбол, хоккей кебек авылара матчлар еш үтәчәк әле. Спорт һәм физик культураны үстерүдә иң яхшылар дип табылган Кнәз, Биклән, Яңа мәктәпләре бәйрәмдә бүләк сертификатларга ия булды. Аннары дусларча очрашуның беренчесе игълан ителде – футбол кырына Мәләкәс һәм Круглое Поле уенчылары чыкты, диелгән район хәбәрендә.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100