Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы авылыннан Оксана Лычагина – республика фотоконкурсында җиңүче
Элина Гарипова, Глеб Сергин, Чулпан Шакирова, Оксана Лычагина республика бәйгеләрендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.
(Тукай, 11 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Новотроицкое мәктәбеннән Оксана Лычагина һәм Чулпан Шакирова республика күләмендә үткәрелгән «Фотокросс» конкурсында катнашканнар иде. Кызлар мәктәптә Наталья Катушенок җитәкчелегендә эшләп килүче «Фотообъектив» түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Түгәрәккә алар әле беренче елларын гына йөриләр, ә нәтиҗәләр начар түгел: Оксана Лычагина конкурста икенче урынга лаек булды, дип яза район газетасы.
Оксананың «Бергәләп елмаябыз» дип аталган кадрын профессиональ фотографларныкыннан бер дә ким түгел дип бәяләде жюри. Бәйгедә аның фотосы 152 эш арасыннан сайлап алынды, дип яза безгә Новотроицкоедан А. Нуретдинова.
«Объектив» түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр ел дәвамында чыннан да сурәткә төшерүнең бик күп серләренә өйрәнгәнделәр, дип белдерә Наталья Катушенок үзе. Фотолар, нигездә, табигатьтә төшерелде. Ә сурәтнең сыйфатына ел фасылы да, һава торышы да нык тәэсир итә. Шуңа күрә җиңүгә лаек бер фотоны әзерләү өчен генә дә айлар үтә. Ел буена фотолар бик күп төшерелде. Кайсылары бик яхшы килеп чыкты, кайсылары юк, ләкин түгәрәккә йөрүчеләр күңелләрен төшермәделәр. Нәкъ менә табигатьтә алынган сурәтләр балаларга ныграк ошады. Мәктәпкә кайтып, аларны зур экраннан карау, хаталарны төзәтү, бер-береңнән өйрәнү мизгелләре үзе генә дә ни тора иде.
Түгәрәктә без Россиянең һәм чит илләрнең атаклы фотографларының эшләре белән таныштык, картиналар галереясында булдык, анда атаклы рәссам Анатолий Пашин мастер-класс үткәрде.
Эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе буларак, төрле конкурсларда җиңүчеләребез дә байтак булды. Элина Гарипова, Глеб Сергин, Чулпан Шакирова, Оксана Лычагина республика бәйгеләрендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз