news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы авылында якташлар очрашуы уза

22 июльдә Боерганда узачак «Халык хәтерен китап саклар...» дип аталган бай эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә авыл китапханәсенә 70 ел тулуна багышлана.

(Тукай, 16 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). 22 июльдә Тукай районы Боерганда узачак «Халык хәтерен китап саклар...» дип аталган бай эчтәлекле әдәби-музыкаль кичәнең беренче өлеше авыл китапханәсенә 70 ел тулуга багышлана, икенче өлеш – Чебенле авылы урынына куелган һәйкәл янында хәтер-искә алу чарасы буларак үтәчәк, дип яза җирле басма.

Оештыручылар – Тукай районы якташлар җәмгыяте, район мәдәният бүлеге, Боерган авылы мәдәният йорты директоры Рәхилә Фәттахова, китапханә мөдире Флүзә Сәлимова чебенлеләрне, күрше авылларны шушы чарада катнашырга чакыра. Очрашуда Азат Хаҗиевның «Чебенле авылы татар язмышында» китабын тәкъдим итү, «Яран гөл» фольклор коллективы чыгышы, «Мунчала чыгару» йоласын күрсәтү, балык шулпасы пешерү, җыр-биюләр каралган. Башлана 10.00 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100