news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы авыл китапханәсендә иң күп укучы баланы билгеләделәр

Арада 6 ай чамасы вакытта 100 китап укыганнар бар

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Тукай районындагы Ильбухтино авылы китапханәсендә «Иң яхшы укучы» дип исемләнгән конкурс үтте. Китапханә хезмәткәрләре ел дәвамында иң күп китап укыган укучыны сайлады һәм «Мактаулы китап укучы» дигән исем бирде.

Әлеге бәйге белән беррәттән «Иң күп укучы» исемле конкурс та барды. 100дән артык китап укучы балаларга китапханә истәлекле бүләкләр өләште. Бу юлы иң күп укучы булып Кече Шилнә урта мәктәбе укучысы 8 яшьлек Злата Мирошникова танылды. Злата беренче тапкыр китапханәгә апрель аенда язылган һәм шул көннән инде 100 китап укып чыккан, дип гаҗәпләндерә “Якты юл” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100